Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза

30 ноябрь һәм 1-2 декабрьдә Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза, дип хәбәр итә Пенза крае Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Татар мәгарифе көннәре тантаналы төстә М.Лермонтов исемендәге өлкә үзәк китапханәсендә үтәчәк. Кунаклар өчен биредә “Татар әдәбияты”, “Пенза крае әдәбияты”, татар милли кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителә. Пензаның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы аерым программа әзерләгән.

Татар мәгарифе көннәрендә катнашучылар алдында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, Пензаның мәгариф министры вазифасын башкаручы Гүзәл Баткаева һәм өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бакир Акъегетов чыгыш ясар дип көтелә.

Бу көнне ике төбәкнең Мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүенә кул куелачак. Шулай ук “Туган телне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” темасына фәнни-гамәли конференция узачак. Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән V “Туган ягым, сине яратам!” төбәк бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булачак.

1-2 декабрьдә делегация Каменский районының Кикин авылында урта мәктәптә һәм Сосновоборск районының Госман авылындагы урта мәктәптә туган телне, мәдәниятны саклау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек белән танышачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев