Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пенза өлкәсендә Бөтенроссия авыллар Сабан туена әзерлек турында фикер алыштылар

Пенза өлкәсе Хөкүмәтендә VIII Бөтенроссия авыллар Сабан туен оештыру комитеты 2017 елда булачак бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган утырыш уздырды, дип хәбәр итә өлкә Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Мәгълүм булганча, киләсе елда авыллар Сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында үтәчәк. Ул Россиядә иң зур авылларның берсе. Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылучы бәйрәмгә 2017 елда Россиянең 35 төбәгеннән татарлар җыелуы, Татарстан Хөкүмәтеннән, Россия хакимиятеннән мәртәбәле кунаклар килүе көтелә.

Сабан туена әзерлекне башлап җибәргәндә беренче сорау бәйрәм узачак урында инженер челтәрләрен уздыруга кагылды. Моңа кадәр Бөтенроссия Сабан туйларын кабул иткән төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, Урта Әләзәндә милли уеннар, спорт мәйданчыклары, концерт сәхнәсе һәм башка мәйданчыкларның урнашу планы турында фикер алышу булды. Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү планы тулысынча әзерләнгәч, ул өлкә губернаторы Иван Белозерцевка тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев