Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пенсия яше артмаса, дәүләт хезмәт хакларын түли алмаячак - РФ Финанслар министрлыгы

Россия халкының эшкә яраклылык яшен теләсә нинди юллар белән арттырырга кирәк. Бу хакта Россия финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко "Территория смыслов" яшьләр форумында чыгыш ясаганда әйтте, дип яза "ТАСС". "Эшкә яраклылык яшен теләсә нинди юллар белән арттырга кирәк, пенсия һәм социаль сәясәт, мәгариф һәм социаль өлкәдәге сәясәт шуңа йөз тотарга тиеш", - дип белдергән Нестеренко. Шулай ук аның сүзләренчә, хезмәтнең нәтиҗәлелеген һәм халыкның икътисади активлыгын арттыруны да тәэмин итү зурар. Эшләүче кешеләр өчен уңайлы шартлар булдыру моңа булышачак, дип саный министр урынбасары. Россия икътисадында реформалар булмау 2017 елда резервлар бетүгә һәм икътисади проблемаларга китерергә мөмкин, дип саный Нестеренко. "Бернәрсәне дә үзгәртмибез икән, киләсе ел азагына бездә резервлар да, хезмәт хакларын түләү өчен мөмкинлекләр дә булмаячак, бездә җитди икътисади проблемалар булачак", - дигән ул. Нестеренко искәртеп узганча, нефть-газ табышлары Россия бюджетына "елга булып аккан" вакытта яңа проектлар башлау, пенсияләрне һәм хезмәт хакларын индексацияләүдән тыелып калу авыр булган. "Безнең хәзерге икътисад без җыйган һәм без үтәргә тиешле йөкләмәләргә җавап бирми", - дигән Россия финанс министрының беренче урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев