Пенсионерлар байларга үрнәк күрсәтә

Салкынча көннәр шәл дә ябындыра, өскә дә киендерә. Кайбер йортларга җылы бирә башладылар инде. Фатирларында шәхси җылыту казаннары булган кешеләргә аптырыйсы юк. Туңа башласа, шундук җылы җибәрә ала. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп кенә йортлар әнә шулай көйләнгән. Ә менә үзәктән җы­лытылучыларга бераз кө­тәсе әле. Хәер, ре­спу­бли­ка­ның Апас, Арча, Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Мөс­лим, Чир­мешән, Теләче һәм Ютазы районнарында йорт­ларга һәм социаль оешмаларга җы­лылык тулысынча бирел­гән инде. Тукай, Нурлат, Яңа Чиш­мә, Яшел Үзән районнары да әкренләп җылына башлаган.“Татэнерго” оешмасы ре­с­­­публиканың дүрт районын җылылык белән тәэмин итә.   Шушы көннәрдә 6091 йортка, балалар бакчаларына, мәк­тәпләргә, медицина оешмаларына җылылык бирелде”,– ди оешманың генераль директоры Рәүзил Хаҗиев.– Җылылык бирмәүнең сәбәбе гади: күп кенә йортлардагы системалар әзер тү­гел. Югыйсә идарәче оешмалар ул эшләрне май ахырында тәмамларга тиеш иде. Кү­бесенең әле дә җылы җи­бәрү өчен рөхсәт кәгазе юк. Таләп­ләр елдан-ел катгыйлана. Болай эшләү тиктомалдан түгел. Кышкы салкында авария килеп чыкмасын өчен җылы килүче торбалар юылып тәртипкә китерелергә тиеш. Күп кенә заманча йортларда җылылыкны көйләүче җиһазлар урнаштырылган. Әгәр өйдә бик эссе булса, җы­лылыкны киметергә, салкын икән, арттырырга була.   – Мондый җиһазлар яңа йортларның һәрбер­сен­дә урнаштырылган. Нәтиҗә­дә җылыны әрәм итмичә кулланырга була. Шулай да иң яхшысы – һәр йортка шәхси казан куйдыру. Республика хал­кының нигәдер шушы сис­темага күчәсе килми. Мә­сә­лән, 10 йортның бер­сендә яшәү­челәр шәхси казан куйдыруга каршы чыга икән, без, ни кызганыч, бер­сенә дә куя алмыйбыз,– ди Рәүзил Ха­җиев.Салкыннар башлану бе­лән, калган йортларга да җы­лы бирәчәкләр. Бер генә фатир да җылысыз калмаячак, дип ышандыра генераль директор.– Бүгенгә республика хал­кының җылылык өчен 481 миллион сум әҗәте бар. Бу – күп еллар буе җыелып килгән бурыч. Күп кенә кешеләр җы­лылык өчен субсидия алырга мөмкин икәнлеген белми. Үзе яшәгән районның социаль яклау бүлегенә тиешле документларны тапшырган оч­ракта, түләгән акчасын аз­мы-күпме кире кайтарыр, бурычы да кимер иде. Авыр хәлдә яшәүчеләрне аңлап була. Әм­ма шул ук вакытта кыйм­мәтле чит ил машинасында җилде­реп, бу­рыч­ка батканнары да җи­тәрлек. Мә­сәлән, кайбер ке­шенең җы­лылыкка түләргә акчасы булмаса да, берничә “КамАЗ” машинасы барлыгы ачыкланды. Без андыйларга күптән чара күрә башладык, –  ди Рәү­зил Ха­җиев. Җылылык өчен Зәй районы халкы бурычын түли алмый икән. Бу районда күп ке­нә фатирларны җылылык би­рү сезонына әзерләп тә бе­термәгәннәр.   – Гади халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен акча алалар да үзләштерү ягын карыйлар. Күп кенә ида­рәче оешмаларга җитәк­че булып яңа кешеләр килде. Бу өлкәдә җитәкченең эшли бе­лүе дә, намуслы булуы да бик мөһим. Соңгы вакытта шундый бер очрак булды. Бер җи­тәкче идарәче оешмага урларга дип әзерләнеп кил­гән. 27 миллион сум акча үзләш­тереп өлгергән. Ул мо­ңа алдан ук оста итеп әзер­ләнгән. Үз исемендә бер генә милек тә калдырмаган. Андый­лар­ның да эзлә­ренә тиз төшә­без, – ди Рәүзил Хаҗи­ев.   Өйләренә җылылык бирелеп тә, туңып утыручылар булгалый. Баксаң, күп кенә йортларда торбалар ис­кер­гән икән. Шуңа да быел ре­с­публиканың күп кенә районнарында төзекләндерү эш­ләре алып барылган. Фатирлары йорт почмагында урнашкан кешеләр дә еш зарлана икән. “Туңабыз. Өйгә җылы килеп җитми”, – дигән хәбәр­ләр оешмага еш килеп тора. Бу очракта махсус комиссия, фатирдагы температураны тикшереп, тиешле чарасын күрә.P.S. Әгәр уртача һава температурасы биш көн дәва­мын­да 8 градус тора икән, җылы җибәрергә тиеш­ләр. Синоптиклар күзәтүенчә, 7 – 10 октябрь көннәрендә салкыннар булачак. Димәк, шәх­си казаны булмаган кеше­ләр­нең өйләренә җылы шул вакытта килер дип көтелә.  
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: