Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Педагогик фикер буенча зур мирасыбызны халыкка җиткерергә тиешбез" - Искәндәр Гыйләҗев

Татар милләте электән гаилә һәм бала тәрбияләү мәсьәләләренә игътибарлы булган. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев та шундый фикердә. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды "Гаилә, демография, милли тәрбия" дигән секция утырышында җиткерде. "Мин тарихчы кеше һәм шуңа игътибар итәм: безнең милләтебез элек-электән гаилә һәм тәрбия мәсьәләсенә бик нык игътибар биргән. Бик күп чыганакларда без бу җитди мәсьәләләргә карашларны күрәбез. Бигрәк тә Ризаэтдин Фәхретдинне искә аласым килә. Ул үзенә күрә нәсыйхәт формасында зур-зур хезмәтләр калдырган. Əле безнең педагогик фикер буенча зур мирасыбыз бар һәм аны без халыкка җиткерергә тиешбез", – ди Искәндәр Гыйләҗев. "Гаилә, демография, милли тәрбия – киләчәккә юнәлгән проблемалар. Татар милләте нинди булачак, бүген нинди балалар тәрбиялибез, татар халкының саны киләчәктә нинди булачак – һәрбер мәсьәлә барыбызны да борчый һәм проблемалар күп булган кебек, каршылыклар да бар. Кызганыч, ниндидер рецепт та юк шикелле. Һәр кеше балаларын үзенчә тәрбияли", – диде ул секция утырышында.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев