Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Павлова: Татарстанда 234 бассейн эшли, бу Татарстан Президенты командасы хезмәте

Республика яңа дисциплиналар, спортның яңа төрләре, спортчыларны сайлап алу һәм әзерләү буенча яңа таләпләргә әзер булырга тиеш.

Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова, Фото: архив/Михаил Захаров). Бүген Татарстанда 234 бассейн эшли.  Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау өчен старт мәйданчыгы булып тора. Бу хакта  РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР синхрон йөзү федерациясенең попечительлек советы рәисе Ольга Павлова Токиодагы җәйге Олимпиадага әзерләнүгә багышланган ТР Спорт министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

«Россиянең берәр төбәге шулкадәр йөзү бассейннары белән мактана аламы? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә су спорт төрләрен үстерү векторын Татарстанга күчерү ачык», - диде Ольга Павлова.

Әмма, аның сүзләренчә, спорт, тормышның үзе кебек үк, бер урында тормый. Яңа дисциплиналар, спортның яңа төрләре, спортчыларны сайлап алу һәм әзерләү буенча яңа таләпләр барлыкка килә. Шуңа күрә республика һәрвакыт әзер булырга тиеш.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев