Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Патриарх Кирилл Казанга киләчәген раслаган

Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл Казан Изге Ана иконасы соборына нигез ташы салу тантанасында катнашачагын раслаган. Нигез ташы 21 июль көнне салыначак. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан дини семинариясенең беренче проректоры игумен Евфимий хәбәр итте. Журналистлар белән очрашу "Чудотворный казанский образ Богоматери. История казанского богородицкого монастыря» күргәзмәсенә багышланган иде. Күргәзмә 2 июль көнне ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда ачылачак. Игумен Евфимий сүзләренчә, күргәзмә ачылу белән Казанда Изге Ана иконасы пәйда булу (21 июль) һәм Казанның Богородица монастыренда соборга нигез ташы салу тантаналары башланып китәчәк. Спикер сүзләренчә, патриарх Кирилл үзенең нигез ташы салу тантанасында катнашачагын раслаган инде. Шулай ук ул Казанда 18-21 июль көннәрендә узачак "Россия һәм дөнья цивилизациясе язмышында Казан Изге Ана образы" дигән халыклара конференциянең пленар утырышында да катнашырга тиеш. Игумен Евфимий билгеләп узганча, бк патриархның Казанга беренче сәфәре булачак. "Күп шәһәрләр һәм илләрдә булуына карамастан, аның Казанга килгәне юк әле. Шуңа да патриарх Кириллның сәфәре Рус православие чиркәве һәм Татарстан митроплиясе өчен бик әһәмиятле булачак", - диде ул. Матбугат конференциясендә билгеләп үтелгәнчә, 21 июль көнне соборга нигез ташы салу тантанасыннан туры трансляция оештыру ниятләнә. Моннан тыш, шәһәр кешеләре әлеге тарихи вакыйганы үз күзләре белән күрә алсын өчен Казанда зур экраннар куелачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев