Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Пассажирлар саны кимү сәбәпле, Россия авиакомпанияләре 24 млрд сум зыян күргән

Агымдагы елның беренче кварталында Россиянең иң эре авиакомпанияләре 24 млрд сумлык зыян күргән, дип яза "Коммерсант" Һава транспорты эксплуатантлары ассоциясенә (АЭВТ) сылтама белән. Ассоциация президенты Владимир Тасун басмага хәбәр иткәнчә, эчке базардагы эре авиокомпанияләр 2016 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча 25,6 млрд сум зыян күргән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 млрд сумга артыграк. Шул ук вакытта халыкара юнәлешләрдә табыш нибары 1,5 млрд сум тәшкил иткән. Авиакомпанияләрдә беренче кварталда зыян белән бергә лизинг, техник хезмәт күрсәтү һәм самолетларны ремонтлауга чыгымнар да 15 процентка артып, 225 млрд сумга җиткән. Басма язганча, Россиядә пассажирлар агымы 1,2 процентка, 92 млн кешегә кадәр кимегән. Ә июнь аенда 14,4 процентка - 1,3 млн пассажирга кадәр азайган. Ассоциациядә билгеләп узуларынча, бу кризисның әле көчәйгәнен генә сөйли, билетлар бәясен аз гына арттыру да хәлне кискенләштерәчәк. "Тарифларны арттыру яки чартер юнәлешләрен ачу, әйтик Төркиягә, ихтыяҗны арттырмаячак", - дигән Тасун. АЭВТда авиапассажирлар базарына халыкның социаль якланмаган катламнарын йөртүгә дәүләт заказы яки компанияләр өчен салым йөкләмәсен киметү булыша алыр дип саныйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев