Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Париж Сабантуе җирле халыкны татарларның традицияләре белән таныштырачак

Сабан туе йөз елдан артык бәйрәм ителеп килә. Париж Сабан туе программасы да кунакларны һәм биредә яшәүчеләрне татар халкының традицияләре белән таныштырып сөендерә. Биредә милли көрәш тә, җыр-бию дә, конкурслар да бар. Кунакларны Париж мэры Анн Идальго һәм Казан мэры Илсур Метшин сәламләячәк. Сабан туе — төрле яшьтәгеләр бәйрәме ул, бирегә һәркем килә ала. Быел Сабан туе – Марс кырында (Champ de Mars), бар дөньяга танылган Эйфель манарасы янында уза (Ecole Militaire метро станциясе). Керү ирекле. Бәйрәм 25 майда була. Сабан туе Парижда Казан мэриясе белән үзара хезмәттәшлек килешүе нигезендә уза. Бәйрәм Россия Федерациясенең Франциядәге вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасының Франциядәге вәкаләтле вәкиллеге һәм “Франция-Татарстан йорты” ассоциациясе ярдәмендә оештырыла.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев