Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Пар канатлар" тапшыруының 30 еллыгы уңаеннан Г.Камал театрында зур тантана оештырыла

1987 елда эшли башлаган «Пар канатлар» тапшыруына быел 30 ел тула. Бу уңайдан Татарстан радиосы 8 май көнне Г.Камал театры бинасында зур тантана оештыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә  «Пар канатлар» тапшыруының мөхәррире һәм алып баручысы Рәзин Нуруллин хәбәр итте. 1987 елда  оештырылган «Пар канатлар» радио тапшыруының озын гомерле булуын Рәзин Нуруллин бик гади аңлата. «Пар канатлар» - кеше язмышлары турында бәян итә торган тапшыру. Монда без гыйбрәтле вакыйгалар, татарның үрнәк гаиләләре турында хәбәр итәбез. Тату гаилә корган абый-апалар белән җылы әңгәмәләр оештырабыз. Бәлкем шуңа да безнең тапшыру бүгенге көндә дә тыңлаучыларыбыз арасында бик популярдыр. Заманында һәр тапшырудан соң бик күп хат ала торган идек. Хәзер инде хат язмасалар да, телефон аша элемтәгә чыгалар. Шунысы да куанычлы: без Россия яки Татарстанда яшәүче милләттәшләребез турында гына түгел, ә чит илләрдә гомер итүче газиз кардәшләребезне дә тапшыру кунагы иттек. Шуңа күрә дә безне чит илләрдә дә беләләр. Тапшыруыбыз хакында җылы фикерләрен җиткереп торалар», - ди Рәзин Нуруллин. 8 май көнне  Г.Камал исемендәге театр бинасында Татарстан радиосына - 90, ә «Пар канатлар» тапшыруына 30 ел тулуга багышланган тантана узачак.  Гаилә бәйрәме быел Бөтендөнья Татар конгрессына - 25, «Бөтенроссия татар гаиләсе» фондына 10 ел тулуга багышлана. Җыр-моң, хатирәләр белән үрелеп барачак бәйрәм кичәсен Татарстанның халык артистлары Җәвит Шакиров һәм Зөлфия Шакирова алып барачак. 15 май көнне бәйрәм тантанасының аудиоязмасын Татарстан радиосыннан тапшырачаклар.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев