Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Пар канатлар" тапшыруы аша татарча да өйрәнеп, гаиләнең кыйммәтен дә аңлап яшәдек" - Фәрит Мөхәммәтшин (фото)

“Пар канатлар” тапшыруының "Татарстан" радиосы эфирына чыга башлавының 30 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе Миләүшә белән Искәндәрнең рәсми никахлашу тантанасы белән башланып китте. Яшь пар шулай итеп Камал театры залына җыелган халык алдында вәгъдәләште. Тапшыруны оештыручыларны һәм әлеге тапшыруда катнашучы парларны котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов килгән иде. “Гомер кешегә бер генә бирелә. Кемнәрдер шул бер гомерен яратып-яратылып, матур гаилә корып, балалар үстереп яшиләр дә, картлыкларын тыныч каршылыйлар, кемнәрдер сугышып-талашып, аерылышып, балаларын ятим калдырып үткәрә. “Пар канатлар” утыз ел дәвамында бары тик яратып-яратышып яшәгән парлар турында сөйли”, - дип башлады сүзен тапшыру авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзин Нуруллин. Рәзин Нуруллин: “Әлмәткә баргач район башлыгы: “Әйдәле, бер үрнәк гаиләгә барыйк”, диде. Бардык. Мөхәммәтшиннар иде...” дип, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның әти-әнисе гаиләсе турында тапшыру эшләвен, соңрак Фәрит Мөхәммәтшинның да тапшыру кунагы булуын әйтеп, Фәрит Хәйрулловичны сәхнәгә чакырды. “Без бүген Луиза ханым белән бергә килдек. Чөнки без бу тапшыруны элек-электән, әле татарча сөйләшә белми торган чакларда да игътибар белән тыңлаган кешеләр. “Пар канатлар” тапшыруы аша татарча да өйрәнеп, гаиләнең кыйммәтен дә аңлап яшәдек, - дип башлады Фәрит Хәйруллович котлаувын. - “Гаилә җәмгыятьнең нигезе ул” дия идек. Җәмгыять ул шулай оешкан, кеше бер-берсен табып, тигез гомер итеп, балалар үстереп яш. Андый тормышның бәясе зур. Минем дә, Луизаның да әти-әнисе 50шәр ел тигез гомер итеп, безгә тәрбия биреп калдырдылар. “Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр” диләр бит. Тормыш булса, төрле хәл була, сез һәрвакыт уңай гаиләләрне күрсәтеп өч дистә ел дәвамында тәрбия бирдегез”. “Европа илләрендә бит балага 18 яшь тулдымы, ул үз тормышын үзе күрә башлый. Кунакка да йөрешмиләр, килсә дә үзе ашаганы өчен чыгымнарын үзе түләп китә. Бездә бит гел икенче, очрашабыз, йөрешәбез, яңа туганнар – кода-кодагыйлар барлыкка килә. Гаиләдә бирелгән тәрбияне мәктәп тә, институт та бирә алмый”, - дип татар гаиләсенең үзенчәлеген, кыйммәтен билгеләде ул. Шулай ук үзен борчыган проблемаларны да әйтми кала алмады: “Без балаларны мәктәпләрдә татарча өйрәтәбез, укытучылар әзерлибез, ә алар, өйгә кайткач, русча сөйләшәләр. Татар гаиләсе! Шулай итеп безнең тырышлыгыбыз һәм керткән акчалар әрәмгә китә”, - диде ул һәм тагын бер борчыган проблема белән уртаклашты: “Без, депутатлар буларак, гаиләне ничек саклап калырга дигән мәсьәләләрне утырышларыбызда кат-кат карадык. Аерылышулар аз түгел бит. Үз фикерләребезне Мәскәүгә дә язган идек, кабул итмичә борып җибәрделәр. Хәзер бит яшьләр тиз генә интернет аша гариза язалар да, өйләнешеп куялар. Бала туа. Бер елдан: “Яши алмыйбыз, аерыгыз безне”, - дип язалар да, гаилә таркала. Без: “Вакыт бирик, уйлашсыннар”, - дигән идек...” “Бу - гаиләләрне саклауга юнәлдерелгән тапшыру, аның 50 еллыгын да, 100 еллыгын да үткәрүен телим”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Рәзин Нуруллин тапшыруның беренче режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әминә Шаһиәхмәтованы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың танылган “дәү әнисе” Әлфинур Хисамины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сания Хамматованы, дикторлар – тарих фәннәре кандидаты Данил Ибраһимовны, Татарстанның халык артисты Тәлгать Хәмәтшинны, Миләүшә Насыйбуллинаны, тапшыру юбилеена Америкадан кайткан Фәйрүзә Мәсгутне тәкъдим итте. Кичәне сәхнәдә дә, тормышта да бергә булган Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар алып барды, пар җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловлар катнашты. Тапшыру үрнәк гаиләләр тормышыннан алынган чын вакыйгаларга нигезләнгән иде, аларны драма артистлары тамашачыга җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Луиза ханым 3 сәгать дәвамында барган кичәне азакка кадәр тамаша кылдылар.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев