Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Оясында ни күрсә...

Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәрбиягә бала алган гаиләләр белән очрашты. Республикада шундый 1513 гаилә 2907 баланы сыендырган. “Бала тәбияләүче гаиләләр дигән исемне булдырганга – 23 ел. Әмма Дәүләт Советында бу гаиләләр белән очрашу беренче тапкыр гына уздырыла”, – ди Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Тәрбиягә бала алучыларга рәхмәттән башка сүз юк. Арагызда ике-өч кенә түгел, унар, унбишәр бала алып үстерүче гаиләләр бар бит. Республикада ике балалар йорты бөтенләй ябылу да сөенечле. Килә­чәктә республикада балалар йортлары ябылып бетеп, ул тик вакытлыча яшәр өчен берәү генә булырга тиеш, – ди парламент спикеры. Тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр дәүләт тарафыннан үзләренә булган игътибар өчен җитәк­челәргә бик рәхмәтле. Әм­ма аларның да проблемалары юк түгел. Яшел Үзән районындагы Норлат авылында яшәүче Рәйсә Миңнул­лина үзенең ике баласы янына тагын 12не алган. “Әле тагын алыр идем. Өебезнең мәйданы җитми”, – ди ул. Киләчәктә Миң­нуллиналарга янкорма да төзергә булышачаклар. Мондый проблемалы әти-әниләр җитәрлек булды биредә. Марс Халиков та үзләренә бирелгән җиргә йорт салырга булышсалар, тагын да бала алыр идек, ди. Алар үзләренең ике сабые янына өч ятимне сыендырган. “Кеше фатирында яшибез. Түләп торгач, акча җыеп булмый. Күп балалы, дип җир бирделәр. Әмма төзергә мөмкинлек юк. Һич югы төзелеш материаллары белән булышсыннар иде”, – ди ул. Аның гозерен Фәрит Мөхәммәтшин игътибарга алды. Актаныштан килгән 10 бала үстерүче гаилә, тузган торак программасы буенча йорт салып бирсәләр дә, аның өчен зур сумма түләргә кушалар, ди. “3 миллион 300 мең сум – безнең өчен күп акча. Без түләмибез димибез, башка программа нигезендә сумманы бераз киметеп булмасмы?” – ди алар. Күп кенә балалар йортында эшләүчеләр үзләре өйләренә бала ташый икән. Бервакыт Яшел Үзән райо­нының Норлат балалар йортында эшләүче Рәйсә ханым, шаяртып: “Кем кайда эшли, шуннан ташый”, – дигән иде. Дөрес әйткән бит. Шул ук балалар йортында эшләүче Роза һәм Фирдүс Кашаповларны гына алыйк. Алар да биредә эшләп, Рәйсә апа чирен “йоктырган”. Очрашуда матур яшәү­че, җан җылысын ятим балаларга да бүлеп биргән, чит сабыйны үзенеке итеп яраткан гаиләләр күп иде. Шулай ук ятимнәр йортында яшәүче батыр йө­рәк­ле балаларны да бил­геләп үт­теләр. Аларга “Без­нең заман герое” исеме бирелде. “Ни генә булмасын, балага гаиләсен берни алыштыра алмый. Тикмәгә генә, оясында ни күрсә, очканында шул булыр, димиләр. Сугышлар да юк, әмма ятим­нәр саны артып тора. Әти-әнисе авариядә үлгән балаларны аңлап була, ә менә арабызда сабыйларын ташлап калдыручы “күке”ләр дә бар бит әле. Ятимнәр булырга тиеш түгел. Балаларны яратып яшәүгә ни җитә соң?! Европада, унсигезе тулгач, бала үзе аерым яши башлый. Әти-әнисенә сирәк килә. Икесе бергә ресторанда очрашып ашаса да, аерым-аерым акча түлиләр. Ә бездә бар да башкача. Атна ахыры җитүгә балаларны, оныкларны көтәбез, шалтыратмасалар, борчылып бетәбез. Буй җитсәләр дә, бала сабый булып кала. Менә шул үзебезгә генә хас традицияләребезне саклап калырга иде безгә”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев