Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Остазыбыз, дустыбыз Альберт Әкъмәлетдиновичның вакытсыз үлеме безнең өчен зур кайгы"

8 августта С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Альберт Сәхәбетдинов вафат булды, дип хәбәр итә театр җитәкчелеге. 30 июльдә режиссерга 49 яшь тулган. «Безгә килеп җиткән хәбәрләр буенча, Альбертка инфаркт белән хастаханәдә вафат булган. Ул Чаллыда яши иде, - диде театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева. - Коллектив әле җәйге ялда иде. Театрдан утызлап кеше җирләргә барабыз. Без әле юлда». Альберт Минзәлә театрында өч сезон эшләгән. Бу сезонда ул куйган «Тапкыр кәҗә» курчак спектакле «Тантана» театр премьерасына лаек булган иде. Әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева Альбертның сезон ябылыр алдыннан җирле автор Әбү Бәкер язган «Ахырзаман» пьесасын сәхнәләштерә башлаганын әйтте. «15 августта артистлар ялдан чыгып, шушы спектакльне эшләп бетерергә тиеш идек. Сезон ябылыр алдыннан Гернетның «Гусенок Дорофей» курчак спектаклен чыгарды. Татарча без аны «Шаян Гарәфи» дип атадык. Премьерасы булды, тамашачы бик яратып кабул иткән иде», - ддие Нурсибә Адиева. Быел Саба Лесхозында үткән театр Сабан туенда Альберт Сәхәбетдинов «Татар-информ» хәбәрчеләрен әлеге спектакльне карарга чакырган иде. «Артист ул курчак театры яки драма театры артисты дип бүленми. Театр артисты бөтенесен булдырырга тиеш», - дип аңлаткан иде Альберт Драма театрында курчак спектакльләре куюын. Театр директоры Роберт Шәймәрданов үзләренең курчак спектакльләренә ихтыяҗның зур булуын әйткән иде. Мәгълүмат өчен: А.Ә.Сәхәбетдинов 1968 елның 30 июлендә Новосибирск өлкәсенең Чулымск районы Базово поселогында туган. 20 елдан артык Чаллы курчак театрында артист булып эшләгән. 2014 елдан Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры. «Минзәлә театрында балалар репертуарына яңа сулыш өрде. Драма театры эчендә курчак театры туды: “Чуртан кушуы буенча” (“По-щучьему велению”) курчак спектакле белән башланган иҗади эшчәнлеге тагын бик күп әкиятләргә юл ачты. Г.Остерның “Ничек баһадир булырга”, Р.Сәхәбетдинованың “Дүрт дус”, О.Уайльдның “Йолдыз егет”, Яңа ел әкиятләре - “Морозко”, “Кар кызы”, “Кыш бабайга хат”, «Тапкыр Кәҗә турында әкият» курчак спектакльләрен чыгарды. Театрның яшь артистларына остаз, дус, барыбыз да тирән хөрмәт иткән Альберт Әкъмәлетдиновичның - вакытсыз үлеме безнең өчен зур кайгы, олы югалту. А.Ә.Сәхәбетдиновның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр», - дип язылган театрның рәсми сайтында.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев