Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

ОСАГО полисы үзгәрә

1 октябрьдән автомобильләрне иминиятләштерүчеләр мәҗбүри автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү полисларын яшел төстәге үрнәкләрдә сатуны туктатачак. Шул көннән компания килешүләрне яңа бланкларда рәсмиләштерәчәк. Бу хакта Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге президенты һәм Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге президенты Игорь Юргенс хәбәр иткән.

"30 сентябрьдә яшел төстәге иске бланкларда соңгы килешүләр төзеләчәк, әмма алар ел дәвамында гамәлдә булачак. Әгәр кеше андый килешүгә үзгәрешләр кертергә теләсә, компания аны яңа бланкта эшләячәк", - дип ачыклык керткән Юргенс.

"Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге Дәүләт билгесе белән бергә иминият компанияләрен яңа үрнәктәге полис бланклары белән тәэмин итте. Бланклар саны җитмәү сәбәпле, компания эше тукталу очраклары булмады. Иске полис бланкларын 1 августтан чыгармый башладылар", - дип билгеләп үткән ул.

2017 елның 1 гыйнварыннан иминият компанияләре электрон ОСАГО полислары сатарга мәҗбүр булачак дип искәрткән берлек башлыгы. "Бу мошенниклыкка каршы көрәшнең бер өлеше", - дигән Юргенс.

Яңа полис бланкын сыйфатлы ясау өчен 1-2 ел кирәк булачак дип саный Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге экспертлары.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев