Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Оренбургта беренче тапкыр татар кызларын данлаучы "Оренбург Гүзәле-2017" бәйгесе узачак

Финал көне 30 мартка билгеләнгән бәйгене шәһәрнең “Туган тел” татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра, дип хәбәр итәләр милли оешмадан. Бәйгегә 18-25 яшькәчә кызлар чакырыла. Аларның татар телен белүләре шарт. Бәйгедә җиңгән кыз “Татар кызы” төбәк һәм Бөтероссия бәйгесендә катнашачак. Бәйгенең беренче туры 6 февральдә ачылды. Оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән 6 мартка кадәр анкеталар кабул итәчәк. Финалистларның исемлеге 7 мартта игълан ителә. Финалда кызларга “Уңган хуҗабикә” биремендә – үзләре әзерләгән милли ризыклар, милли кул эшләре белән таныштырырга, “Мин – татар кызы” биремендә – татар телен һәм әдәбиятын, тарихын белүгә блиц-сораштыруда катнашырга туры киләчәк. “Биик әле, кызлар!” биремендә – биеп күрсәтергә, “Халкымның күңел бизәкләре” биремендә милли киемнәрдә чыгыш ясарга кирәк булачак. “Оренбург гүзәле” исеменә ия кызны ачыклаудан тыш, жюри “Тамашачы күңелен яулаган гүзәлкәй”, “Уңган кыз”, “Зыялы кыз” кебек башка төрле номинацияләрдә дә җиңүчеләрне билгеләячәк. Химаячеләр дә үз бүләкләрен тапшырырга ниятли. Жюрига фән, мәдәният, сәнгать, спорт әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев