Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсе 110 еллыгын билгеләп үтте

Бу хакта Оренбург өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә .

Заманында бу китапханәдә мөдир булып танылган татар язучысы Шәриф Камал эшләгән, китапханәнең даими укучылары арасында Закир Рәмиев, Хөсәен Ямашев, Муса Җәлил кебек атаклы кешеләр булган. Бүген дә китапханә Оренбург ягы халыкларының милли мәдәниятен, традицияләрен саклауга зур өлеш кертә. 1906 елда мөселман хәйрия җәмгыяте тарафыннан ачылган китапханә 1925 елдан Хөсәен Ямашев исемен йөртә.

Шушы көннәрдә Оренбургта китапханәнең 110 еллыгына багышланган тантана узды. Коллективны өлкә парламенты рәисе урынбасары Олег Димов белән “Бердәм Россия” фракциясеннән депутат Дамир Фәхретдинов котлады. Алар китапханә мөдире Светлана Әхмәтҗанованы һәм китапханәчеләр Рәмзия Шабаева белән Фәйрүзә Маһиҗанованы өлкә парламенты рәисе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев