Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Онытылмый мәктәп еллары...

Быелның мартында Әтнә районының, Күңгәр урта мәктәбенең 50 еллык юбилеенда булып кайтып, шушы белем йорты белән бәйле бик күп хатирәләремне яңарттым.

  Мин 1971 елда, пединститутның тарих-филология факультетын тәмамлагач, әлеге мәктәпкә эшкә килдем. 2006 елда лаеклы ялга чыгып, пенсиягә киткәнче, шушы мәктәп белән язмышымны бәйләдем. Мәктәп өр-яңа, ике катлы, 1966 елда гына колхоз хисабына төзелгән иде. Класс бүлмәләре якты, тәрәзәләре зур һәм биек, коридорлары киң һәм иркен. Укучылар бик күп: 7 авылдан 465 укучы килеп укый, шуңа күрә уку ике сменада оештырылган, һәр класста 25-26 бала. Башка авыллардан килүчеләр интернатта яшәде, безгә – яшь укытучыларга да аның бер бүлмәсен бирделәр. Иң беренче дәресем, укучылар белән танышу бүгенгедәй хәтеремдә. Завуч Фирдәвес абый Фәттиев (мәрхүм бик шаян, тапкыр кеше иде) мине 9А классына озатып кереп: “Бүгеннән сезнең тарих укытучыгыз Фәрия Хәкимовна”, – дип таныштырды да, класстан чыгып та китте. 26 укучының сынаучан, кызыксынучан карашы астында берүзем басып калдым... Бүген ул укучыларның кайсы партада кем белән утыруларына кадәр күз алдыма килеп басты. Инде ул көннән соң 45 елдан артык вакыт үткән. Күңелемнән һәркайсын аерым-аерым барлыйм. Менә урта рәттә кечкенә буйлы уку алдынгысы, тырыш Гөлзидә, аннан артта хәрәкәтчән, тиктормас Фердинант, тәрәзә янында утыручы, һәрвакыт җитди Рәис, олыларчак салмак Наил, стена ягында, һәр сүзне игътибар белән тыңлап, төгәл үтәүче Нәҗметдин... Ул беренче көннәк үк минем алыштыргысыз политинформаторым булды. Стенадагы дөньяның сәяси картасында яңалыкларны билгеләп бара, дәрестә дә кыска гына күзәтү-таныштыру ясый. Еллар үтеп, Нәҗметдин мәктәпкә эшкә килде. Бүген дә аны мәктәптән җибәрәселәре килми: бөтен видео, компьютер класслары, электротехника өчен җавап бирә ул. Тыйнак, акыллы, алтын куллы ул минем яраткан укучым. Мәктәпкә килгән саен яратып кочып алам үзен. Укучылар арасында күңелеңә аеруча якыннары була. Аларны сәләтенә, белеменә карап та түгел, әллә нинди сөйкемле сөякләренә карап та яратасың. Менә Әхмәтова Рәмлә. Аны укырга килгән кечкенә кызчык вакытыннан күңелем якын итте. Сабакташы Гөлнара Әүхәдиева белән ишектән килеп керәләр. Ишек зур, авыр, пружиналы. Аларны ачып керттем. Сөйләшүләренә колак салсам – алар русча сөйләшә! Әллә кайчангы 1974-75 еллар, чеп-чи татар авылында бит ул! Менә Рәмлә үсеп җитте, бик тырыш, игътибарлы, ихтирамлы. Смотрларда чыгышларны берүзе алып бара, тавышы көчле, яңгырап тора. Бер елны Кышлаудан бишенче класска килгән ике кечкенә малайга игътибар иттем. Берсе кызыл башлы, янып торган кара күзле. Янына чүгәләдем, Фәнис исемле икән. Икенчесе кара күзле, ябык кына, оялчан малай, иптәшләре артына качты. Рәшит исемле. Шул Фәнис белән Рәшитне һәр тәнәфестә карап йөртәм, әле китапханәдә, әле коридорда очратам. Кысып кочаклыйсым, яратасым килә үзләрен. Рәшитне армиягә китәр алдыннан, минем белән саубуллашырга кергәч, кочаклап сөйгән идем. Бу көләч күзле егет армиядән кайткач та чәчәк һәм шоколад тотып яныма килде. Аның белән сабантуйларда күрешәбез. Кечкенә ул-кызларын кадерләп күкрәгенә кыскан. Күзләре һаман да көләч укучымның. Фәнисне зур классларда рус теленнән укыттым. Аны инде тырышлыгы, акыллылыгы, тәртипле булуы, чибәрлеге өчен өр-яңадан яраттым. Без бик күңелле яшәдек һәм яратып эшләдек. Укытучылар коллективы көчле, талантлы шәхесләрдән тупланган иде. Сагынып, күңелсезләнеп утырырга вакыт та калмады. Тәнәфесләрдә кемдер баянда, кемдер пианинода уйный, җырлыйбыз, биибез. Мин 20 елдан артык дәрестән тыш тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем, үткәрелгән һәр чараның эчендә кайнадым. Мәктәптәге кичәләрне, Яңа ел бал-маскарадларын, “Аҗаган” уеннарын, Ленин туган көндә уздырыла торган “Ленин зачетлары”н, яраткан комсоргларымны искә төшердем. Үзешчән сәнгать смотрларында без ике тавышлы хор белән гел җиңүче була идек. Ул чакта бик данлыклы булган “Искра” колхозының хезмәт алдынгылары белән очрашулар... Легендар рәисебез Фәйзи абый Галиев безнең укучыларны берничә тапкыр телевидениегә дә алып барды. Авыл яшьләре һәм укытучылар белән күрше-тирә авылларда концертлар куеп йөрдек. Бер елны укучылар белән дә кыш көне Яңа ел алдыннан күрше авылларга бардык. Укучылар үзләре билет ясый, сата, акчасына бал-маскарадта уйнатачак лотереяга бүләкләр ала. Завхозыбыз, телсез Һади абый атны җигеп бирә дә, без төялеп “гастрольләр”гә чыгып китәбез. Шулай Кышлауда концерттан соң атка төялгәндә клубта баян калганы искә төште. Йөгереп кереп киттем. Баян күтәреп чыксам, болардан җилләр искән. Урамда беркем юк, тамашачылар да таралып беткән. Баянны күтәреп кыска юлдан – болыннан, су буеннан гына кайтырга булдым. Кар яктысы бар үзе, шулай да шүрләтә. Кайта-кайта баян да авырайды. Юлда ачлык елны үлеп калган бер бала кабере – чардуган яныннан узасы бар. Бөтен белгәнемне укып, тирләп-пешеп авылга клуб каршына кайтып җиткәндә төнге унике иде инде. Ул арада безнекеләр дә ат белән кайтып төште. ... Истәлекләр әллә никадәр. Алар еракта – яшьлектә калган инде. Яшьлек шуның белән дә матур, кабатланмас шул ул – бөтенесенә өлгерәсең, барысын да булдырасың. Күнгәр мәктәбендә бүген 100дән артык укучы белем ала. Мәктәп районда гына түгел, республикада да алдынгылардан санала. 2014 елда ул БДИ нәтиҗәләре буенча республиканың авыл мәктәпләре арасында 1нче урынны алды. Әлеге уку йортын тәмамлаучылар арасында республикабызга хезмәт итүче күренекле шәхесләр бик күп. Мәктәп коллективы юбилейны бик зурлап әзерләнеп үткәрде. Без аннан дулкынландыргыч хисләр алып кайттык. Безгә шундый бәйрәм, онытылмас очрашулар бүләк иткәннәре өчен мәктәп коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Гомер көзе буйлап атлаганда аларның игътибары бик тә кадерле икән...

Фәрия ГАЛИЕВА, ветеран укытучы. Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев