Дөнья шундый нәрсә – бер ишектән керәсең, икенче ишектән чыгып та китәсең

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева-Бигичева ире - мәшһүр җырчы, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичевның исемен мәңгеләштерү, аның мирасын киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә күп эш башкара. Аның тырышлыгы белән Хәйдәр Бигичев турында ике китап басылды, Казанда музей ачылды. Башкаланың яңа урамы Хәйдәр Бигичев исемен йөртә, музыкаль җыентыклар чыгарылды. Быел җәй көне бөек җырчыга туган ягы Түбән Новгород өлкәсендә бюст та куелды.

Быел Зөһрә ханым, үзенең иҗатына багышланган китап бастыруга да иреште. Халкыбызның сөекле җырчысы, моң алиһәсе, бу эшләрне Аллаһы Тәгалә ярдәме белән үзем теләгәнчә башкарып чыктым, ди. Ул концерт, хәйрия эшчәнлеге алып бару өстенә, ике тапкыр хаҗда булып кайтты. Зөһрә ханым – күпкырлы талант. Аның белән теләсә нинди темага фикер алышырга була. Бу юлы без аның белән ислам дине турында сөйләштек.

– Зөһрә ханым, күпләр, без Аллаһыга ышанабыз, әмма намаз укырга вакытыбыз юк, – диләр. Мондый милләттәшләрбезгә нәрсә киңәш итәр идегез?

– Аллаһы Тәгалә бит безгә рәхмәтен ялсыз, каникулсыз һәрдаим җибәреп тора. Егерме дүрт сәгатьлек тәүлектә биш вакыт намаз уку өчен, тәһарәтләр алу белән бергә, күп булса бер сәгать вакыт китәдер. Шуны Аллаһы Тәгаләгә багышлап булмыймени?! Кешегә бурычыбыз булса, төн дә йокламыйбыз, борчылабыз. Ә намаз – Аллаһы Тәгалә каршында үтәлергә тиешле фараз гамәл, бурыч, ул. Ногмани үзенең Коръән тәфсирендә: ”Беренче иңгән сүрәдә үк (“Галәк” сүрәсе) Аллаһы намаз укырга әмер бирде, чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз диннең йөрәге һәм башыдыр”, – дип аңлата. Намаз укымыйча гына, “мин Аллага ышанам”, дип йөрүнең файдасы юклыгы монда ачык күренә инде. Әйе, күпләрнең, “биш вакыт бит ул!” дип коты оча. Кайчандыр миңа да намаз шулай бик авыр эш булып тоелды. Үзем хакында фәрештә дип әйтә алмыйм, минем дә намаз укымаган елларым күп булды. Һәм гомеремнең шул чоры өчен, инде шактый еллар намазда булсам да, шулкадәр үкенәм. Югыйсә, намазга кечкенәдән өйрәттеләр, җиде яшьтән укып барган булсам, башымнан кичкән күп кайгы-хәсрәтләрне күрмәгән булыр идем. Күрсәм дә, җиңелрәк уздырыр идем. Чөнки һәр инанучы кеше Аллаһы биргән сынауны уздырырга кирәк дип аңлап, тыныч кабул итә белергә тиеш. Кайгы-хәсрәт авыр, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә минем үземә дә сынауларны күп бирде, “мине намаз гына коткарды” дигән сүзне гел әйтәм. Каты авыру аркасында, басып тора алмаганда, яткан җирдән намаз укыган вакытларым да күп булды. “Ярый әле намазларыңны бирдең, рәхмәтле Хак Тәгаләм”, дип елый-елый укый идем...

Безнең бит биш тапкыр намаз укырга вакыт юк, диючеләргә мин, бер тапкыр булса да укы, дияр идем. Әлегә... Көненә бер тапкыр Аллаһыны искә алгансың, фарызларын үтәп, күңелең, маңгаең Хак Тәгаләгә сәҗдәгә куелган икән, димәк, синең бу көнең бушка үтмәгән! Күп изгелекләр кылучылар бар, Аллаһының рәхмәте төшсен аларга, тик изгелекләр дә безгә фарыз итеп куелган гамәлләрне үтәү өстенә булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә шулкадәр шәфкатьле, мәрхәмәтле, юмарт, ул булдыра алмагыныңа ирексезләми бит.

– Димәк, ниятләсәң, Аллаһы ярдәмен бирә?

– Эш – нияттә. Аллаһы Тәгаләгә безнең күңелләрдәге һәр ният мәгълүм. Намаз укыганчы аңа иң элек безнең ниятләребез барып ирешә. Безгә хәзер вакытның бик тиз узганлыгы билгеле. Юкка-барга янып көябез, ә иң кирәген уйлый белмибез. Иртәнге намазны укыгач та эшкә кузгалырга кирәк. Мин дә кайсы көннәрдә “алган тәһарәтемне намаз укырга яраклы тәһарәттән кылсаң идең, үзең кабул итәчәк намазлар укырга насыйп итсәң иде, Раббым”, дип теләп куям да өйдән чыгып китәм. Намаз вакыты туры килә икән, транспортта яки җәяү бараммы, намазларымны укып куярга тырышам. Ә инде кеше ерак сәфәргә чыкса, Аллаһы Тәгалә намазны бөтенләй җиңеләйткән – фарызларның яртысын гына укырга кушкан.

– Дин юлындагы кешеләр, намазга баскач башкача яши башладык, диләр.

– Кайбер кешеләргә мин дә, намазга басарсың һәм шунда гына яңа яши башлаганыңны аңларсың, дим. Шулай Аллаһының рәхмәте белән үрнәк алып, күреп, киңәшләр сорап намазга басучылар булды, Аллага шөкер. Һәркем шулай аңлатып, кемнедер намазга бастырса, бу аның үзенә дә зур савап була. Өйрәнү барышы (бәлки, дәфтәргә карап укыйсыңдыр, сүзләрне ятлый алмыйсыңдыр) тагын да саваплырак дип аңлатыла. Аллаһы Тәгалә күреп, белеп тора: бәндәсе тырыша. Әйткәнемчә, эш күңел халәтендә һәм нияттә. “Мин намаз укыйм” дип мактанырга ярамый. Үзара сөйләшкәндә дә “Хак Тәгалә миңа шушы дәрәҗәне бирде”, – дип сөйләү хәерле.

– Намаз уку җанны сафландырып кына калмый, сәламәтлеккә дә файдалы дигән гыйбарәгә карата сез нинди фикердә?

– Намаз һәр яктан сафландыра. Беренче чиратта – рухи сафлык. Рухи сафлык – физик сәламәтлекнең дә нигезе. Әйе, намазның һәр хәрәкәте кешене сәламәтләндерүгә юнәлтелгән. Халык өчен тырышып хезмәт куйган олуг галим, хәзрәтләр белән аралашканым бар минем. Алар шундый фикер әйткән иделәр: ир-атларда кырык яшенә җитәр-җитмәс аденома, простатит кебек авырулар баш калкыта башлый. Бөтен эчке әгъзаларга хәрәкәт кирәк. Биш вакыт намаз бик күп очракта шул чирләрдән котылу юлы да инде”, диләр. Минем әтием 84 яшендә вафат булды. Әниемне җирләгәннән соң, аны сагынудан кисәк биреште ул. Урман эчендә утырган, фельдшеры да булмаган кечкенә авылда гомер кичерде әти. Хәзер уйлыйм, әтидә теге авырулар булмады бит. Югыйсә, әти 4 ел сугышта булып, окопларда ятып, салкыннар да тидергән. Мин аның соңгы көнгә кадәр аяк өстендә йөрүенең сәбәбен биш вакыт намаз укуында күрәм. Ул бит тормышын да алып барды, озак еллар халык соравы буенча муллалык вазифаларын да үтәде.

– Адәм фәрештә түгел, ялгышлыклар да эшли. Гөнаһларны ничек юарга соң?

– Кеше фәрештә түгел – намазлары арасында ялгышлык белән, хата-кимчелекләр кылырга да мөмкин. Ике намаз арасындагы шушы хата-кимчелекләрне Аллаһы Тәгалә алдагы укыган намаз белән юар икән. Үзенә бирелгән нинди зур байлыктан, бәхеттән, мөмкинлектән кеше баш тарта. Аңлап, белеп җиткермәве аркасында. Ә аңларга теләмәгәннәрнең күңел күзен каплармын дигән Аллаһы Тәгалә, андыйлар ислам диненә мәңге килмәс ди. Бу хәлгә төшүдән Алла сакласын!

– Сез ике тапкыр Хаҗда булып кайттыгыз. Әйтегез әле, бу дөнья нәрсә ул?

– Бу сорауны элек заманнарда озын гомер кичергән бер мөхтәрәм кешедән сораганнар. Ул: “Дөнья шундый нәрсә – бер ишектән керәсең, икенче ишектән чыгып та китәсең”, – дип җавап биргән. Мәңгелектә сиңа җәһәннәмнән урын әзерләнеп куелса, шушы арада гына җирдә рәхәт яшәвеңнән ни мәгънә?! Бәндәсенең иманын, тәкъвалыгын тикшерү өчен Аллаһы Тәгалә сынау бирә, аны узарга ярдәм итә. Сынауны сабырлык белән узганнарга бәрәкәтен, рәхмәтен сала. Тагын да сынау җибәрә икән, бәндәсен тагын да югарырак күтәрү өчен бирә. Әҗәлгә кагылмаган чирләр икән – терелергә ярдәм итә. Хәер, кайгы-хәсрәтне бәндә күбрәк үзе эшли хәзер. Коръәнне өйрәнмәгәнлектән шулай килеп чыга бу. Коръәннең татарча тәсфирен укып та бик күпне аңлап була. Коръән белән нурлану бик зур бәхет. Төрле сәбәпләр аркасында аны гарәпчә укый алмаганнарга Ходай үзебезнең телдә уку мөмкинлеге биргән. Аллага шөкер, Коръәннең тәсфирләре бар. Коръән – мөселманнар өчен устав. Коръән кушканнан тайпылмыйча яшәү – ике дөнья бәхетенә, сәгадәтенә ирешүнең бердәнбер юлы. Йоклар алдыннан Коръәнне кулыңа тотып, Аллаһыга күңелеңнән инанып, берничә аять кенә укып ятсаң да, синең киләсе көнең, иншаллаһ, хәерлегә була.

– Зөһрә ханым, күпләр хаҗ кылуны да лаеклы ялга чыккач барырга калдыралар...

– Хаҗ кылуны мөмкинлегең булган килеш тә сузарга, картлык көнеңә калдырырга ярамый. Күңелеңдә ниятең булган чакта, яшьрәк вакытта барырга кирәк. Анда баргач, иманың ныгый, аңың үсә.

– Сез Аллаһының рәхмәте белән ике тапкыр хаҗда булдыгыз. Аннан кайткач, сәхнәдән китәрсезме дигән сораулар бирүчеләр очрыймы?

– Очрый. Миңа бу һөнәрне, форсатны Аллаһы Тәгалә үзе биргән. Сәхнәдән дә тәрбияви эш алып барырга була бит. Җырлау тыелмаган, бары тик хәрәм җырлар җырларга гына ярамый. Җыр-моңың тәрбияви юнәлештә була икән, - бу саваплы гамәл.

– Зөһрә ханым, күптән түгел сезнең «Җырлы гомер – гамьле гомер» исемле китабыгыз дөнья күрде. Анда нинди язмалар урын алган?

– Аллага шөкер, китап үзем теләгәнчә матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Анда үземнең хаҗ сәфәре, ирем – Татарстанның халык артисты, күренекле сәнгать эшлеклесе Хәйдәр Бигичев турындагы “Мәңгелек җырым син...” дигән күләмле язмаларым, әдәбият-сәнгать әһелләре турындагы мәкаләләрем, минем белән әңгәмәләр, үзем иҗат иткән җырлар тупланды. Шулай ук үзем һәм иҗатым турында замандашларымның язмалары да урын алды. Бу китаптан татар профессиональ музыка сәнгате, шәхесләребез турында бик күп файдалы мәгълүмат алырга була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: