Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Омск шәһәрендә "Татар гаиләсе" өлкә конкурсының йомгаклау этабы узды

15 октябрьдә Омск шәһәрендә “Татар гаиләсе” өлкә конкурсының йомгаклау этабы узган. Беренче тапкыр үткәрелгән бәйге берничә этаптан торган: башта Омск өлкәсе районнарында сайлап алу турлары үткәрелгән. Йомгаклау этабының ничек узганы турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бәйгене оештыручыларның берсе Динә Әсәдуллина һәм Омск татарларының милли-мәдәни мохтарияте советы рәисенең беренче урынбасары Розалия Сайганова сөйләде.

Әңгәмәдәшләр билгеләп үткәнчә, проектның төп максты һәм бурычлары – татар телен саклап калу, татар милли мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыру, ата-бабаларның тарихи истәлеген барлау, гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашу мөнәсәбәтләрен үз эченә алган милли традицияләрне таныту, башка халыкларның мәдәнияте һәм традицияләренә ихтирам тәрбияләүдән гыйбарәт.

Динә Әсәдуллина сөйләгәнчә, “Татар гаиләсе” өлкә конкурсы Татарстан Хөкүмәте гранты чараларына һәм Омск шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Тамир Алимбаевның финанс ярдәме белән уздырылган. ТР Хөкүмәте гранты Россия төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга булышу йөзеннән тапшырыла.

“Татар гаиләсе” бәйгесенең йомгаклау этабында Омск өлкәсе районнарыннан һәм шәһәрнең үзеннән 6 гаилә катнашкан, алар – Мөхәммәдиев-Тляуфлар гаиләсе (Колосов районы), Әхкамовлар гаиләсе (Большереченск районы), Сиганов-Бариевлар гаиләсе (Омск районы), Курмушевлар гаиләсе (Тевриз районы), Шәрипов-Рабиковлар (Усть-Ишим районы), Исәнбәевлар (Омск шәһәре). Гаиләләр татар милли киемнәреннән килеп, төрле иҗади сынауларда көч сынашкан. Мәсәлән, үзләре белән таныштырып, гаиләләре турында фото һәм видеосюжетлар күрсәткән, төрле материаллардан эшләнгән “Нәсел агачы”н игътибарга тәкъдим иткән. Аш-су бәйгесендә гаиләләр милли ризыклардан авыз иттергән. Махсус викторинада гаиләләрнең татар теле, татар милли традицияләре һәм бәйрәмнәре турында белемнәре тикшерелгән. Иҗади бәйгедә исә гаиләләр җыр-бию, сәнгатьле сөйләм, сәхнә осталыгы сәләтен күрсәткән.

Розалия Сайганова быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулганын истә тотып, чыгышлар әлеге күренекле датага багышлануы да шарт булганын искәртә. Әйтик, Омск шәһәрендә гомер кичерүче Дилә һәм Ризанур Исәнбаевлар бөек татар шагыйренең “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштергән. “Тамашачылар чараны мөкиббән китеп карады. Без башта кеше җыя алырбызмы дип курыктык, чөнки гадәттә берәр танылган артист концерт куйганда тамашачылар зал тутырып килә. Бездә дә әле менә 1 октябрьдә генә җырчы Шаһбан җырлап киткән иде. Шөкер, тамашачы күп булды һәм бик тә канәгать калды”, – ди Розалия Сайганова.

Конкурсантларның чыгышын 5 кешедән торган жюри бәяләгән. Алар арасында “Енисей” корпорациясе ҖЧҖ президенты ярдәмчесе Динә Әсәдуллина үзе, Омск татарларының милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе урынбасары, эшмәкәр Марат Катыров, Омск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие киңәшчесе Наил Марятов, Омск өлкәсе мәдәният һәм сәнгать көллияте концертмейстеры Әлфия Дистанова, Омск дәүләт сервис институтының математика кафедрасы доценты Светлана Мөхәметдинова булган. “Әйтергә кирәк: гаиләләр барысы да конкурска бик җитди әзерләнгән, хөкемдарларга иң яхшысын сайлап алу җиңелләрдән булмады”, – ди Динә Әсәдуллина.

Шулай итеп, бәйгедә катнашучыларның һәр этапта чыгышларын, иҗади осталыгын бәяләгәннән соң, Омск шәһәрендә яшәүче Исәнбаевлар гаиләсенә тиңнәр табылмаган. Алар иң яхшы татар гаиләсе дип аталган. Икенче урынга Большереченск районыннан Әхкамовлар лаек булган. Өченче урынны Усть-Ишим районыннан Шәрипов-Рабиковлар яулаган. Аш-су осталыгы номинациясендә Мөхәммәдиев-Тляуфлар гаиләсе җиңүгә ирешкән. Иҗади бәйгедә Сиганов-Бариевлар җиңгән. “Визитка” номинациясендә Курмушевлар гаиләсе билгеләп үтелгән.

Җиңүчеләргә диплом, чәчәк бәйләмнәре, кыйммәтле көнкүреш техникасы бүләк ителгән. Беренче урынны яулаган Исәнбаевлар гаиләсе бәйгедән берьюлы 4 кыйммәтле бүләк алып кайтып киткән – иттарткыч, микродулкынлы мич, тузан суырткыч һәм мультиварка.

Бәйрәмдә “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле дә чыгыш ясаган. "Быел “Умырзая” ансамбле тамашачыларны зур башкару осталыгы белән генә түгел, Омск шәһәре администрациясе һәм җирле милли-мәдәни мохтарият советы ярдәме белән бирелгән грант акчасына тегелгән яңа сәхнә костюмнары белән дә сөендерде. Конкурста катнашучылар да, оештыручылар да үзебезнең бөек татар милләте уллары һәм кызлары булуыбыздан зур горурлык хисе тойдык”, – дип белдерде Динә Әсәдуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев