Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Омскидагы "Заман" татар-мәдәни үзәге төрле кичәләр оештыра

Омскида “Заман” музыкаль-әдәби кунакханәсе актив эшли. Аны “Милли мәдәниятләр залы” китапханәсе белән берлектә шәһәрнең “Заман” татар-мәдәни үзәге оештыра. Якын арада татар композиторларына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр уздыру планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова хәбәр итте. Ул бу чараларның максаты яшьләрдә үз мәдәниятләренә, теленә карата ихтирам уяту булуын билгеләп узды.

“Без төрле очрашуларга ветераннарны сирәк җәлеп итәбез. 9 нчы Май, Сабан туе вакытында, Өлкәннәр көненә генә чакырабыз да шуның белән бетә. Ә алар арасында бит бик оста сөйләүче иҗади шәхесләр бар. Шуңа күрә, нигә әле аларны чакырып берәр чара үткәрмәскә, дип уйладык”, - дип белдерде Чулпан Фәхретдинова һәм кичәгә сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре чакырылачагы турында әйтте.

Үзәктә декабрь аенда узачак әдәби-музыкаль кичәне татар композиторы Салих Сәйдәшевка багышлау ниятләнә. Чулпан Фәхретдинова кичәдә катнашучыларның татар шагыйрьләренең татар һәм рус телләрендә шигырьләре белән дә чыгыш ясаячагын әйтте. “Муса Җәлилнең шигырьләрен бик сәнгатьле укучы 85 яшьлек Нариман бабай бар. Аңа да сүз бирәчәкбез”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев