Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Омск шәһәрендә "Кардәшләр" татар яшьләре хәрәкәте вәкилләре җыелачак

19-20 ноябрьдә Омск шәһәрендә “Кардәшләр” хәрәкәтенә берләшкән татар яшьләренең очрашуы булачак.

“Кардәшләр” хәрәкәте идеясе IX Себер татар яшьләре фестивалендә тәкъдим ителгән иде. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар яшьләренә берләшү, аралашу мөмкинлеген бирә. Күрше төбәкләрдә яшәүче татарлар үзара якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан беренче очрашуны Томск шәһәрендә уздырды инде, аннан соң әле ноябрь башында гына Барнаул шәһәрендә “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге үзенә Себер төбәкләреннән татар яшьләрен җыйды.

19-20 ноябрьдә эстафетага Омск шәһәре кушыла. Омскига кунакка килгән татар яшьләрен Җәмигъ мәчеткә алып барырга телиләр. Шулай ук көнүзәк темаларга багышланган “түгәрәк өстәл”ләр дә оештырылачак.

Берникадәр вакыттан соң “Кардәшләр” хәрәкәтен башка төбәкләр дә үзләренә кунакка чакырыр дип планлаштырыла.

 Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев