Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Омск өлкәсендә татар мәгарифе көннәре узачак

Омск өлкәсенең “Мәдәният” Татар милли-мәдәни автономиясеннән хәбәр итүләренчә, программаның төп чаралары 8 декабрьдә Большеречье районы Үләнкүл авылы урта мәктәбендә көтелә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган Татар мәгарифе көннәре кысаларында, Татарстан укытучылары мастер-класслар бирәчәк, Омск өлкәсе Мәгариф министрлыгы, “Мәдәният” татар оешмасы вәкилләре катнашында мәгариф мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәк. Үләнкүл авылы өлкәдә этномәдәни компонентлы, татар теле һәм әдәбиятын укыта торган төп милли мәктәп булып тора. Ел саен биредә татар теленнән олимпиада оештырыла. Җиңүчеләр Татарстанда Россиякүләм олимпиадада катнаша. Шулай ук өлкәдәге тагын сигез мәктәптә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла. Омск өлкәсендә “Мәдәният” Татар милли-мәдәни автономиясе 1998 елдан эшләп килә. 2018 елда аңа 20 ел тулачак. “Мәдәният” өлкәнең “Алмаз” татар иҗади халык студиясен, Большеречье, Колосовск, Омск, Муромцево, Седельниково, Тара, Тевриз, Усть-Ишим районнарындагы татар мәдәни үзәкләрен берләштерә. Бүгенге көндә Омск өлкәсендә 36 татар иҗат коллективы исәпләнә.
Татар информ
фото: gelio.livejournal.comСтепанов Слава

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев