Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Омск халкы судта шәһәрне бөлгенлеккә чыгарган

Омск шәһәре халкы, капиталь ремонт таләп итеп, массакүләм төстә судларга мөрәҗәгать итә башлаган. Алар 1991 елның 4 июлендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә торак фондын хосусыйлаштыру турында”гы законга таянып эш итә. Әлеге закон буенча, элеге хуҗа, ягъни дәүләт, торакны хосусыйлаштыргынчы капиталь ремонт ясарга тиеш була. Хәзер гражданнар күмәкләшеп әлеге законнан файдаланырга карар кылган. Кагыйдә буларак, дәгъва гаризлары канәгатьләндерелә һәм бу җирле бюджетлар өчен зур проблемага әверелә. Торак йортларның күпчелеге муниципалитет милке санала һәм судлар ремонт өчен түләүне нәкъ менә муниципаль хакимияткә йөкли. Ә бюджетта моның өчен акча каралмаган. “Известия” басмасына Омск шәһәре Советы рәисе урынбасары, элеккеге санатор Алексей Сокин хәбәр иткәнчә, шәһәр судлары 13,5 млрд сумга 646 шундый карар чыгарган. Шул ук вакытта каланың еллык бюджеты 15,6 млрд сум тәшкил итә. Моннан тыш, судлар һәм прокуратура урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау турындагы карарлар да чыгара. Нәтиҗәдә, суд йөкләмәләре шәһәр бюджетыннан артып китә. Илнең башка шәһәрләрендә дә шуңа охшаш вәзгыять: Хабаровскида канәгатьләндерелмәгән дәгъва гаризалары саны 990га, Владивостокта 724кә, Барнаулда 196га җиткән. Омск депутатлары закон проектына төзәтмәләр әзерли. Алар акча түләү йөкләмәсен җирле һәм федераль бюджетларга бүлергә мөмкинлек бирер иде. Закон проекты парламентка көзге сессиядә кертелергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев