Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Өметлеләр" мәчете яучыларына төрле милләт вәкилләре мөрәҗәгать итә

Үз парыңны табу, гаилә кору җиңел гамәл түгел. Шуңа күрә мөселман кардәшләребез мәчетләр каршында эшләп килүче үзәкләргә мөрәҗәгать итә. Статистик мәгълүматларга караганда, бүген андыйлар саны саны күп булмаса да,  ихтыяҗ бар. 2012 елда «Казанның «Өметлеләр» мәчетендә оештырылган кавыштыру үзәгендә пар эзләп 184 анкета тутырылган. Шуларның 111е ир-ат булса, 73е хатын-кыз, ди Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин. Исегезгә төшереп узабыз бүген «Гаилә» мәчетендә Аллаһы Тәгаләнең әмерен, Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәтен үтәргә адәм балаларына нәрсә комачаулый? Гаилә корырга теләүче мөселманнарга ничек ярдәм итәргә? – дигән темага  сөйләшү узды. «Безгә мөрәҗәгать иткән хатын-кызларның 85 процентының уртача яше – 30-45. Ир кешеләрнең 82 проценты – 35-45 яшьлекләр. 1950-1960 елларда туганнар арасында да  кавышуны өмет ичеләр бар. Андый 13 анкета-гаризабыз теркәлгән. 8 анкета гына 1990 елларда туганнарныкы. Шулар арасында барлыгы 10 кеше генә үзләренә пар табып, гаилә корды», – ди Алмаз хәзрәт Сафин. «Өметлеләр» мәчете яучыларына төрле милләт вәкилләре мөрәҗәгать итә. Араларында рус, гарәп, тадҗик милләтеннән булганнары да бар.  Мәчет каршында эшләп килүче таныштыру үзәге Казанда танылган оешмалар рәтендә түгел. Әмма монда анкеталарны пар эзләүчеләрдән бушка кабул итәләр. Имамнарыбыз белдергәнчә, Казан мәчетләрендә таныштыру үзәкләре шактый. Әмма алар бер-берсе белән элемтә тотмый. Киләчәктә аларны барлау бурычы тора. Берләшкән очракта мөселманнарда яучылык хезмәте активрак һәм нәтиҗәлерәк эшләр дигән өмет бар, ди алар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев