Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Оманда дөньяда беренче "яшел энергия"дә эшли торган мәчет барлыкка киләчәк

Дөньяда беренче “яшел энергия”дә эшли торган мәчет якын арада Оманда барлыкка киләчәк, дип белдерә “РИА Новости” агентлыгы җирле “Times of Oman” басмасына сылтама белән. “Без проект эшенең 90 процентын башкардык, хәзерге вакытта мәчет түбәсендә кояш панельләре урнаштырыла”, - дип, проектның баш архитекторы Бадра Әл-Хадаби сүзләре китерелә. Ул мәчет салуга хакимиятнең рөхсәтен көтә икән. Гыйбадәтханә 50 кеше сыйдырышлы була, аның шундый җыйнаклыгы бинада һава әйләнеше өчен бик күп энергия таләп ителүе белән аңлатыла. Хадаби билгеләп үткәнчә, илдә сарыф ителә торган энергиянең күп өлеше кондиционерларга китә. Ул үзенең проекты солтанлыкның төзелеш тармагы өчен модель буларак алыныр дип өметләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев