Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Олыгайган саен үз сүзеңне әйтеп каласы килә" - Равил Шәрәфиев

“Театр алдында зур бурычлар тора. Аның максаты кешенең күңелен күрү генә түгел, ә тәрбияләү дә. Без кайчакта моны онытып җибәрәбез һәм кирәкмәгән эш белән дә шөгыльләнәбез”, - диде Малый театр гастрольләре алдыннан Г.Камал театрында оештырылган матбугат конференциясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев театрны сәламләгәннән соң. “Мин комедия өчен туган актер идем, комедиядә уйный торган актер буларак башладым. Әмма инде яшь барган саен тирән фикерләр әйтә торган җитди рольләр уйныйсым килә. Олыгайган саен үз сүзеңне әйтеп каласы килә, - дип дәвам итте ул фикерен. Казанда Малый театрның гастрольләре башланып китте. Г.Камал театрының бу көннәрдә Уфа шәһәрендә зур гастрольләре бара. Театр Башкортстан тамашачысына үзенең тугыз спектаклен тәкъдим итә. Равил Шәрәфиев Уфага бармаган. “Малый театрны бик яратам. Без Мәскәүдә укыганда шунда йөреп артист булдык. Мин Малый театрның әле патшага уйнап йөргән артистлары уенын да күргәнем бар. Ике көнгә бакчага барып кайтам да, Казанда Малый театрның бөтен спектакльләрен карарга җыенам”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев