Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Олы Кибәче авыл китапханәсендә балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 75 яшь тулуга багышланган әдәби чара оештырылды

Кичә дәвамында балалар табиб-иҗатчының хикәяләрен,шигырьләрен кычкырыпукыдылар, табышмакларына җаваплар таптылар. Шушы мавыктыргыч һәм файдалы кичәдә катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Белешмә өчен. Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов 1942 елның 8 гыйнварында Чуашстанның Батыр районы Кыр-Бикшик авылында туган. Туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф укыгач, җиде чакрым ераклыктагы Шыгырдан мәктәбенә йөреп, тулы урта белем алган. Романтик табигатьле егет Әстерхан якларына китеп, берникадәр вакыт балык промыселында, аннары Уфадагы кирпеч заводында эшләп кайткан. 1961 елда армиягә алынып, 4 ел Ак диңгез Хәрби флотында хезмәт узган. 1965 елда белем алырга омтылу егетне Казанга алып килә. 1965–1971 елларда ул Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, табиблык эшен Чистай шәһәренең үзәк район хастаханәсендә башлап җибәрә. Аннары Казанда Республика клиник хастаханәсендә үз белгечлеге буенча хезмәтен дәвам иттерә. Н.Каштанов балачактан ук шигырьләр язу белән мавыкса да, аның исеме көндәлек матбугатта студент елларында гына күренә башлый. Баштарак ул медицина темаларын яктырткан язмалары белән катнаша. Җитмешенче еллар ахырыннан исә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында, «Идел» альманахы битләрендә даими басыла килгән шигырьләре, хикәяләре белән исемен таныта. Шул вакыттан бирле аның табиблык һөнәри хезмәте әдәби иҗат эше белән янәшә бара. Аның балалар өчен язган шигырьләре «Шәһәргә килгән Аю» дигән гомуми исем белән Татарстан китап нәшриятында 1992 елда аерым китап булып басылып чыга. Иҗатчының 1997 елда дөнья күргән «Айгөлнең туган көне» исемле икенче шигъри җыентыгы да балалар яратып укыган китапларның берсенә әверелә. Н.Каштанов – балалар прозасында да актив иҗат итә. Аның «Төлке» операциясе» (1995), «Ак күгәрчен күктә уйный» (1999), «Тылсымлы курай» (2001) кебек китапларындагы повестьлар, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләре укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Кайбер кыска хикәяләре, шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелә. Соңгы елларда ул лирик яңгырашлы, иҗтимагый-фәлсәфи эчтәлекле, үзенчәлекле метафораларга бай шигъри әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә нәтиҗәле эшли. Аларның шактый өлеше язучының төрле нәшриятларда басылып чыккан «Сәйлән», «Язмыш орчыгы», «Күкләргә кунмый тузан» кебек җыентыкларында урын ала. 2000 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Н.Каштанов республика матбугатында әдәби очерклары, публицистик язмалары белән даими катнаша килә. Туган тел, милләт язмышы, татар халкының гореф-гадәтләре, рух белән тән сәламәтлеге проблемаларына, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы мәкаләләре аны киң кырлы каләм иясе итеп таныта. Ул шулай ук медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып барган һәм гамәли нәтиҗәләргә ирешкән табиб-галим буларак та үз даирәсендә билгеле шәхес.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев