50 яшьтән соң тормышның икенче яртысына аяк басасың гына әле. Бүген күпчелек өлкәннәр шушы принцип буенча яши. Картлыкны авырулар, өйдә бикләнеп, беркая чыкмыйча, кул кушырып утыру, фәкыйрьлек белән бәйләп карау бүген инде актуаль түгел. Картлыкны “гомер көзе” дип атарга күнексәк тә, хәзер болай дияргә тел әйләнми хәтта. Пенсиягә чыккан кешенең тормышы өр-яңа төсмерләр ала, хис-кичерешләргә байый гына. 55-60 яшенә җитсә тә, күпләр әле дә эшләвен дәвам итә, спорт белән шөгыльләнә, компьютер курсларында укый һ.б.
Иң мөһиме, күңелең яшь булсын, дип юкка гына әйтмиләр. Активлыкта яшьләрдән дә кимен куймыйча, тулы канлы тормыш белән яшәгән, үсеп килүче буынга менә дигән үрнәк булган өлкәннәр бик күп. Үз тормышында күпне күреп-кичереп өлгергән мондый кешеләрнең туплаган тәҗрибәсе бәһасез.
Шактый өлкән яшьтә булуга да карамастан, Наил Сабирҗанов әле дә хәрбиләргә хас ыспайлыгын югалтмаган. Тышкы кыяфәтендә генә түгел, эчке халәтендә дә бу кешенең Кораллы Көчләргә катнашы сизелеп тора. Наил абыйның дөрләп торган яшәү дәртенә, патриотлык рухына әле дә сокланып туймаслык. 33 ел Совет Армиясендә хезмәт итеп, отставкага чыккан полковник бүген дә сафтан китәргә ашыкмый. Ул үз тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклашырга омтыла, аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Казанның Яңа Савин районы мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында Наил аганы яхшы беләләр. Ул үсеп килүче буын алдында чыгышлар ясап, алар белән әңгәмәләр корып, үткәнне хөрмәтләргә өйрәтә. Аның сүзләренчә, бүген тарихны үзгәртеп, илебезне каралтырга омтылучылар бар. Ә яшьләр исә үткәндәге вакыйгалар турында чын дөресен белергә тиеш.
Наил ага Сабирҗанов тумышы белән – Казаннан. 1953 елда башкалабызның радиотехника училищесын тәмамлаган, лейтенант булган. Шуннан Курил утрауларына җибәрелгән, һава һөҗүменә каршы оборонада торган. Һәрчак хәрби кизүдә идек, дип сөйли ул. 4 елдан яңадан Казанга әйләнеп кайта. Биредә академия тәмамлый, аннары Белоруссиягә, соңыннан Германиягә җибәрелә. Отставкага чыккач исә, өйдә кул кушырып утырмый, яшьләрне тәрбияли башлый. 81 яшен тутыруга да карамастан, әлеге юнәлештәге эшчәнлеген бүген дә дәвам итә.
– Сәламәтлегем бераз какшады инде, шуңа да темпларны китерергә туры килде. Шулай да иҗтимагый эшчәнлегемне тулысынча ташламыйм, – ди ул.
Наил Сабирҗановның гаиләсендә хәрбиләр булмаган. Үзенең тормышын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләү теләген ул болай аңлата:
– Ул чакта патриотлык бик зур үсеш алган иде. Төрле картиналар, фильмнар карап үстек. 1942 елда тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кердем. Бик авыр вакытлар иде. Ач-ялангач булсак та, кешеләрдә игелек кылу омтылышы көчле иде. Мәктәпләрдә, госпитальләрдә яралы сугышчылар алдында чыгышлар ясадык. Кайчак үзләре язар хәлдә булмаган солдатларга хатлар сырлап бирә идек. Нәкъ менә шул вакытта хәрби булу теләге уянгандыр да инде.
Наил Сабирҗанов – 24 медаль иясе. Алар арасында юбилейлар уңаеннан бирелгәннәре дә, “Мактауга лаеклы хезмәте” өчен, “Россия патриоты” медальләре дә бар. Бүгенге көндә дә Наил ага чын ватанпәрвәр булып кала. Яшьләрдә дә туган илебезгә карата мәхәббәт хисе уятырга омтыла.
Аның сүзләренчә, яшь буында патриотлык рухы сизелә, алар тарих белән кызыксына, күпне белә. Әмма кайчак үткәндәге вакыйгалар дөрес бәяләнми. Әйтик, очрашуларның берсендә егет фельдмаршал Паулюска карата кешелексезлек күрсәтеп, аңа үлем түшәгендә ятучы хатыны белән дә саубуллашырга ирек бирмәүне тәнкыйтьләгән. Наил ага исә бу кешенең «Барбаросса» планын төзүчеләрнең берсе булуын, дистәләгән мең солдатка хатыннары, әниләре белән хушлашырга мөмкинлек бирмәвен аңлаткан.
- Көнбатыш матбугат чаралары, шул исәптән, безнекеләре арасында да андыйлар табылып тора, үткәннәргә ихтирамсызлык күрсәтә. Ике төрле стандартлар булдыра. Мин шушының белән көрәшергә тырышам. Ялган таратып, тарихыбызга нахак яла ягып, сугыштагы җиңүләребезне шик астына куючыларга каршы эш алып барам, – ди Наил Сабирҗанов.
Пушкин язып калдырганча, үткәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт цивилизацияле кешене “караңгы” бәндәдән аерып тора. Нинди генә булмасын, бу – безнең үткәнебез, тарихыбыз. Һәм аңа сак карарга кирәк, ди ул.
1 октябрь – өлкәннәребезне аеруча кадерләп, рәхмәт сүзләре җиткерә торган көн. Дөрес, соңгы елларда бу дата киңрәк итеп, декада буларак уздырыла. Олыларның берсен дә онытмыйча, һәркайсын хөрмәтләү, котлау сүзләре ирештерү өчен бик тә яхшы сәбәп бу.
Өлкәннәр көне уңаенннан, гадәттәгечә, республикабызда бик күп чаралар уздырыла. Конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, концертлар... Ярдәм һәм хөрмәтләү чараларының күбесе инде күркәм гадәткә әверелде. Өлкәннәргә бушлай мунчага бару, социаль такси хезмәтеннән файдалану, чәч кистерү, аяк киемен ремонтлау, хәйрия ашларында катнашу, музей-киноларга бушлай керү һ.б. мөмкинлекләр каралган. Мондый чаралар республикабызның һәр районында диярлек узачак.
Хәзерге вакытта Татарстанда гомер итүчеләрнең 24 проценты - пенсия яшендәгеләр. Әле дистә ел элек кенә бу сан 20 процент булган. Күргәнебезчә, картлар исәбе арта бара. Бу, беренчедән, сугыштан соң туган кешеләрнең пенсиягә чыгуы белән бәйле булса, икенчедән, сәламәтлек саклау системасының камилләшүе белән бәйле. Заманча медицина өлкәннәребезгә озаграк һәм сыйфатлырак яшәү өчен мөмкинлекләр тудыра. Әле 5 ел элек кенә татарстанлыларның уртача гомер озынлыгы 71,3 яшь булса, 2015 елда ул 72,8 яшькә җиткән.
Кадерле өлкәннәребез! Озак еллар тырыш хезмәтегез, сабыр һәм чыдам булганыгыз, әхлакый идеалларга тугры калуыгыз, тормыш зирәклеге һәм көчле рухыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев