Татар матбугаты
Өлкәннәр бәйрәмдә генә түгел, һәрдаим игътибар үзәгендә
– Өлкәннәр бәйрәмдә генә түгел, һәрдаим игътибар үзәгендә. Бәйрәм вакытында бу игътибар тагын да арта гына, – ди Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Өлкәннәр ункөнлеге якынлашканда, алар өчен төрле мәдәни чаралар, күргәзмәләр оештырыла. Быел “Казан ярминкәсе“ндә инсультны булдырмый калу буенча киңәшләр бирелә, табиблар йөрәк-кан тамырлары авырулары турында сөйли, кан басымын үлчәргә дә мөмкин булачак, күзләрне дә тикшерәләр.
Теләгән кешеләр грипптан прививка да ясата алачак. Бу ярминкә 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.“Казан ярминкәсе“ндә эшкә урнашу мөмкинлеге дә булдырылган. Биредә Татарстанның 32 предприятиесе 17 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә. Өлкәннәр генә димәгән, эшкә урнашырга теләүче яшьләр дә бирегә килә ала.– Өлкәннәр күбрәк яшьләр эшлисе килмәгәнне дә эшли. Теләкләре булса, башка һөнәргә дә укытабыз. Араларында чәчәк үстерүче, ландшафт дизайнеры белгечлеге алып, эшкә урнашучылар да очрый. Тагын бер күркәм традицияне башлап җибәрдек. Картлар йортлары өчен китап җыябыз. Әгәр тик яткан китапларыгыз бар икән, безгә хәбәр итә аласыз“, – ди министр.– Пенсия яшенә җиткәч, кеше бераз югалып кала. Борчуга сабыша, күңеле төшә. Ә бит бер уйлап карасаң, хатын-кыз өчен – 55, ир-ат өчен 60 яшь күп түгел. Әнә шуңа да өлкәннәрнең эшеннән, яраткан коллективыннан аерыласы килми. Без андый кешеләрне бер урынга җыябыз. Районнарда, шәһәрләрдә ветераннар оешмасы эшләп килә. Шунда килгәч, алар кабат яшьлекләренә кайта.
“Балкыш“ фестивален генә алыйк. Биш ел эчендә бу бәйгедә 45 меңнән артык кеше катнашкан. Араларында әллә нинди талант ияләре бар. Өлкәннәр үзләрен кирәкле итеп саный башлады. Икенче яшьлекләренә кайттылар дисәк тә була, – ди Республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.Республика пенсионерларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Любовь Мишина да, өлкәннәрнең эштә озак тоткарлануы аларның гомерен озынайта дип саный. “Эш белән генә булмый. Сәламәтлек турында да онытмаска кирәк. Әгәр кеше бу хакта иртәрәк уйлана башласа, авыручылар ким булыр иде. Без күп кенә авырулар турында белеп тә бетермибез. Ә менә “Актив рәвештә озак яшәү“ дигән күргәзмәләр бик кирәк. Барыгызны да шунда чакырам“, – диде ул. Өлкәннәр өчен бу күргәзмә “Казан ярмикәсе“ндә (Оренбург тракты, 8 йорт) уздырыла.
Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев