Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Өлкән буын татар драма театры артистлары татар театрларында сәхнә теле проблемасы турында борчыла

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев та “Татар-информ”га биргән интервьюсында татар театрларына татар телен камил белмәгән яшьләр килүе турында сөйләде. “Яшьләр бик күп килде бит безгә. Гаҗәеп талантлылар, искиткеч! Сокланып карыйм. Бик ягымлылар, бик игътибарлылар, шулкадәр рәхәт алар белән эшләве”, – ди Әлмәт татар дәүләт драма театрында 50 ел эшләгән олпат артист. Тик ул талантлы яшьләрнең сәхнә теле белән проблемасы булуын да яшерми. "Татар театрында татар теле өчен борчылам. Теге елларда тел саклана иде. Әллә хәзер үзебез башта игътибар итеп җиткермибезме? Яшь артистлар белән алар театрга килгәч кенә эшләве авыррак”, – ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев