Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Олимпиаданың бер көне

Бу көннәрдә мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада бара. Кайдан гына килмәгәннәр әлеге бәйгегә! Ерак Оренбург якларыннан да, Мәскәү каласыннан да, Самара һәм Саратовтан да бар иде укучылар. 20 төбәктән килгән укучылар өч көн дәвамында татар теле һәм әдәбиятын белүләре буенча көч сынаштылар. 5 февраль көнне "Регина" кунакханәсендә уздырылган чараларның берсе Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде. Укучылар аның шигырьләрен, җырларын башкарып, шагыйрьнең иҗатын никадәр тирән белүләрен, яратуларын күрсәттеләр. Әлеге чарада шулай ук язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрьләр, "Казан утлары" журналы хезмәткәрләре Гөлзадә Бәйрәмова, Фәнил Гыйләҗев тә катнашты. Алар да укучыларга шигырьләр укыдылар, журналыбыз турында бай, эчтәлекле чыгыш ясадылар. [gallery link="file" ids="40205,40215,40210,40198,40199,40204,40207,40201,40200,40203,40209,40206,40211,40213,40214,40202,40208,40212"]

Гөлзадә Бәйрәмова һәм Роберт Миңнуллин фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев