Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Октябрь һәм ноябрь айларында Россиянең 17 шәһәрендәге 18 музеена бушка керү мөмкинлеге ачылачак!

Сбербанк үзенең 175 еллык юбилеена багышлап көз көне масштаблы мәдәни һәм социаль проектны тормышка ашыра башлый, дип хәбәр итә банкның матбугат үзәге. Россиянең 17 шәһәрендәге Банк ярдәме белән 18 музейга бушка кереп булачак. Проект октябрь һәм ноябрь айларында тормышка ашыралачак. Һәр музейның үз индивидуаль графигы төзеләчәк.

Сбербанк проектында Әстерхан, Владивосток, Воронеж, Екатеринбург, Иркутск, Казан, Кемерово, Краснодар, Красноярск, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Ростов-на-Дону, Төмән һәм Ярославль шәһәрләре катнаша. Сбербанк әлеге шәһәрдә яшәүчеләргә Пиранези һәм Малевич, Репин һәм Серов, Кандинский һәм Доржиев иҗаты белән хозурлану мөмкинлеге тудырачак дип ышандыра банкның матбугат үзәге.

Мәскәүдә А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт Сынлы сәнгать музее белән, Петербургта Рус музее белән хезмәттәшлек турында килешү төзеләчәк.

Казан шәһәрендә әлеге проект Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее белән берлектә тормышка ашырыла. Ноябрь аенда махсус график нигезендә Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары музейның төп бинасына бушка керә алачаклар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев