Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Өч оныгым татарча сөйләшә икән, татар телен яклап сөйләргә хокукым бар дип уйлыйм" - Ләбиб Лерон

Баласы һәм оныгы татарча сөйләшмәгән кешенең тел, милләт дип сөйләнүе ышандырмый. “Мирас” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында бүгенге вазгыятькә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. “Башка бәла килә икән, сәбәбен үзебездән эзләп карарга кирәк дип уйлый башладым мин соңгы көннәрдә. Минем өч оныгым татарча сөйләшә икән – минем татар телен яклап сөйләргә хокукым бар дип уйлыйм. Кемнәрдер трибуналардан татар теле бетә дип сөйли икән, балалары татарча белми икән – мин ул кешегә ышанмыйм, ул кешегә таянмыйм да. Үзебездән башламасак, без алга бара алмыйбыз”, - диде ул. Ләбиб Лерон журналны тарату мәсьәләләре белән күп җирдә йөрүен – әле Пензада, әле Кулаткыда, әле Башкортстанда булуын әйтте. “Без күп йөрибез, күп күрәбез. Татарстан юлларында да күп йөрибез. Без “Конь” дип язылган Күн авылы яныннан да үтәбез, “Ерыклы” дип язылган Зирекле яныннан да үтәбез. Без шушы авылларның исемен дә татарча яздыра алмаган халык. Әгәр безне хөрмәт итсеннәр, санласыннар дисәк, иң кимендә Казан, Әлмәт урамнарында, авылларыбызда татар исемле урамнар булсын. Балык Бистәсендәге Югары Тегермәнлек авылында булдым. Дүрт урамы бар – дүртесе дә рус исемендә: Совет урамы, Гагарин урамы... Үзебезнең татар уллары юкмыни авыл урамына исемен кушарлык?! Бу безнең мөнәсәбәт! Безне болай санламаячаклар”, - диде ул. "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы узды. Анда Берлек рәисе Данил Салиховның чыгышы, әдәбиятның төрле жанрларына карата әдәбият белгечләренең бәяләмәләре яңгырады. Сәламләү сүзен Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова әйтте. Дәүләт бүләкләрен һәм әдәби премияләрне дә ул тапшырды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев