Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нурлат “Уяв”ка әзерләнә башлады

“Уяв” чуваш милли бәйрәменә әзерлек кысаларында Нурлат районы муниципаль берәмлеге башлыгы Равил Кузюров рәислегендә бүген эшлекле киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә исә Нурлатта 25 июньдә булачак бәйрәмнең төп мизгелләре хакында сөйләштеләр. Уяв — яз-җәй айларында уздырыла торган бәйрәм, ул “үтәү” дигәнне аңлата. Аны чувашлар язгы уҗымнар, чәчелгән культуралар шытып чыккач, ягъни 19 нчы июньнән соң бәйрәм итә башлый. “Уяв” бәйрәменең нигезендә - уеннар, җыр-бию, әйлән-бәйлән уйнау кебек күңел ачу чаралары. "Уяв" ТРда милли сәясәтне үстерү программасы нигезендә оештырыла һәм республикада яшәүче төрле милләт халыкларының телләрен, милли мәдәниятен, этник тормышын үстерүгә һәм яңартуга юнәлдерелгән чараларның берсе булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев