Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нуретдин Нәҗмиев Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган "Эх, алмагачлары!" бенефис-спектаклендә катнашачак

5 октябрьдә Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевкә 70 яшь тулды. Шул уңайдан 9 ноябрь 18.30да Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” бенефис-спектакле була. Әлеге музыкаль комедиядә юбиляр үзе Әхмәтҗан бабай ролен башкарачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Юбилей кичәсендә артистны ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре котларга җыена.

Белешмә өчен. Нуретдин Нәҗмиев 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. 1971 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Сәхнә эшчәнлеген, урта мәктәпне төгәлләгәннән соң, Минзәлә татар драма театрында башлый. Биредә ул тормыш дөреслеге белән аерылып торган, юморга бай Шофёр («Ана йөрәге», С.Кайтов), Әмшә («Хикмәтле Сәйфи», Р.Ишморат), Нияз («Соңгы хөкем», Т.Абдулмамутов), Илһам («Мария», А.Д.Салынский), Сәлмән («Гарасат», Г.Сабитов) рольләрен башкара. 1971 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

Көчле характерлы актёр, эпизодлар остасы буларак, Нуретдин Нәҗмиев һәр ролен ышандырырлык итеп ачып бирә һәм тиз арада танылу ала. Аның уены халык юморы белән сугарылган, төрле сәнгатьле чараларга бай, ул һәр образны индивидуаль якын килеп иҗат итә. Т.Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» әсәре буенча куелган спектакльдә (1978) актёр бер-берсенә охшамаган, һәркайсы үзенә генә хас кабатланмас характерга ия дүрт карт ролен зур осталык белән башкара. Ул иҗат иткән образлар арасында Ирбулат («Кайту», Р.Ишморат), Шәйхел («Ак күгәрченнәр», Р.Батулла), Надирша («Мәкәрҗәгә барган идек», И.Юзеев), Хәмитнур, Өлфәт («Тынгысыз өч көн», М.Мәһдиев), Мәрдәнша («Курай моңы», Ш.Шаһгали), Вагыйз («Назлы кияү», К.Тинчурин), Талут («Ител суы ака торур», Н.Фәттах), Рөстәм («Яз галәмәте», Р.Сәгъди), Полковник («Кураж ана һәм аның балалары», Б.Брехт) аерым урын тота.

Нуретдин Нәҗмиев – 51 ел гомерен театрга багышлаган шәхес. Шуның дүрт дистә елы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәттә үткән. Шушы вакыт эчендә 100дән артык роль башкарылган. “Аллага шөкер, рольләрдән уңдым – сәхнәдә малайны да, бабайны да уйнадым!” – дип шаяртырга ярата бу уңайдан Нуретдин ага. Ул үзен бәхетле артист, гомумән, бәхетле кеше дип саный. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә сәхнәдә яраткан тамашачысын сөендереп яши бирә. Соңгы елларда башкарылган Хуҗа (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), Әхмәтҗан бабай (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Поцлох (“Без барыбыз да кешеләр”, Эрих Мария Ремарк) һәм башка рольләре актёрның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев