Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нур" балалар театр студиясе актерлык осталыгы нигезләренә өйрәнергә теләүче балаларга һәм яшүсмерләргә кастинг оештыра

Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты карамагында эшләүче “Нур” балалар театр студиясе актерлык осталыгы нигезләренә өйрәнергә теләүче балаларга һәм яшүсмерләргә кастинг оештыра. Булачак яшь артистлар белән очрашу 16 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Актерлар йортында узачак, дип хәбәр итә Актерлар йортының матбугат хезмәте. Кастингка татар телен белүче яки татар телен өйрәнергә теләге булган 6-12 яшьлек балалар чакырыла. Остазлар алдында үзең турында сөйләү, мәсәл, шигырь, монолог яки берәр проза әсәреннән өзек уку, җыр һәм бию башкару таләп ителә. Татарстанның халык артисткасы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Наилә Гәрәева сәнгать җитәкчелегендә 2012 елдан эшләп килүче “Нур” студиясендә укыту актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хореография (ритмопластика), ансамбль кебек юнәлешләрдә алып барыла. Студиядә дәресләрне Казан театр училищесы мөгаллимнәре алып бара, алар арасында – Марсель Мәхмүтов һәм Ләйлә Сәлахатдинова (актерлык осталыгы), Инсаф Абдуллин (сәхнә сөйләме), Раушан Шәихов (хореография), Зөлфирә Фәссахова (ансамбль), Адиля Хәйбуллина (администратор) бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев