Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ноябрьдә укытучылар кабат имтихан бирәчәк

Былтыр, укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар, дип, “Шәһри Казан” газетасы әлеге мәсьәлә үзенчәлекләрен барлаган.

Шул рәвешле, 3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк. Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнары турында тулырак аңлатты.

Татарсанда бердәм дәүләт имтиханнары гамәлгә кергәнгә инде 10 елга якын. Дөрес, укытучылар, БДИга укучыларын әзерләсәләр дә, үзләре бу имтиханны әле былтыр гына биреп карады. Кайбер укытучылар бу эшне вакытны исраф итү, хәтта укытучының белеменә шикләнеп карау, аны түбәнсетү кебегрәк кабул итсә, икенче берәүләр, укучыларын имтиханнарга әзерли алган укытучы өчен чираттагы сынауларны узу авырлык тудырмаска тиеш, дигән фикер әйтте. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, республиканың база мәктәпләре укытучылары арасында уздырыла торган имтиханнар - гадәти диагностик тест, бу эш процессы. Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре дә игълан ителми. Былтыр укытучы җыйган баллар турында мәктәп директорларына билгеле булса, быел нәтиҗәләр Мәгариф һәм фән министрлыгына да җибәрелмәячәк. Бу хакта бары Мәгарифне үстерү институты белгечләре генә беләчәк. Укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү, нинди өлкә буенча белемне камилләштерергә кирәклеген билгеләгәндә имтихан нәтиҗәләре ярдәм итәр, дип ышана оештыручылар. Әлеге тест, имтиханнар бары укытучыга булышуны гына максат итә.

2016-2017 уку елында үз фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы бирүдән югары категорияле мөгаллимнәр, шулай ук быел беренче, югары категориягә аттестация узган укытучылар азат ителә. Былтыр башлангыч сыйныф укытучылары имтиханнарны тапшырмаган булган, быел исә аларга да сынау тотарга туры киләчәк. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен тест сорауларын Казан педагогика көллияте белгечләре әзерли. Сорауларның күбесе педагогика һәм психология өлкәсенә карый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев