Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ноябрьдә Мәскәүдә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханының телдән бирелә торган моделен презентацияләү планлаштырылган

Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

"Хәзер без эшче төркем оештырдык. 9 сыйныф укучылары арасында имтиханның телдән бирелә торган өлешен сынап карыйбыз. Анда берничә модель, алар буенча Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая белән фикер алыштык. Ул бу алымнарны хуплады. Ноябрьдә модельләр буенча фикер алышуны Россия мәгариф академиясендә үткәрү планлаштырылган", - дигән Кравцов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев