Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ноябрьдә 3 көн ял итәчәкбез

Ноябрь башында татарстанлылар дүрт көн рәттән түгел, ә өч көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь көннәре ял көннәре санала, 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

4 ноябрьдә - җомга көн Халык бердәмлеге көне, 6сында – якшәмбе көнне ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.

Быел 29 сентябрьдә кабул ителгән “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында”гы төзәтмәләр кертелгән республика законы нигезендә бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгәндә Татарстанда өстәмә ял көне бирелми.

Исегезгә төшерәбез: әлеге закон проекты республикадагы бәйрәм көннәренә генә кагыла, федераль күләмдә ул каралмаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев