Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Новосибирск шәһәрендә "Сабан туе гүзәле"н сайлаячаклар

4 июнь көнне Новосибирск шәһәренең Үзәк мәдәният һәм ял паркында татарларның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Традиция буенча, быел да “Сабан туе гүзәле”н сайлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Эльнара Тихомирова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, яшь туташлар бу бәйгедә ел саен бик теләп катнаша. Алар өчен биремнәр дә кыен түгел. Узган ел, мисал өчен, кызлардан токмач кистергәннәр. Җиңүчене исә тамашачы сайлап алган. Иң нечкә токмачларны кискән 23 яшьлек Алия Кисеновага бүләккә милли бизәкләр белән махсус эшләнелгән кул сәгате тапшырылган. “Сабун туе гүзәле-2016” - белеме буенча архитектор, әмма хәзер балаларны математика серләренә төшендерә. Фотода "Сабан туе гүзәле-2016" Алия Кисенова. 
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев