Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Новосибирск шәһәрендә IX Себер татар яшьләре фестивале уза

Новосибирскта IX Себер татар яшьләре фестивале уза. Фестивальдә катнашучы Татарстан вәкиле - Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә себер татарларының уңышлары һәм аларның проблемалары турында сөйләде.

- Форум инде тугызынчы тапкыр уза, аның кысаларында түгәрәк өстәл формасында татар халкының язмышы турында сөйләшү уза. Мин түгәрәк өстәл формасын үзгәртергә тәкъдим иттем, “Акыл фабрикасы”ндагы кебек – панель дискуссия формасында алып бардык.

Беренче өлешен Новосибирскидан Динә Гәрәева алып барды. Без татар яшьләренең киләчәге хакында сөйләштек, алар уңышлы проектларын күрсәттеләр. Алар арасында бик кызыклылары бар. Мәсәлән, Улан Удэ татарларыныкы. Алар Байкал күлендә фестиваль уздыралар. Анда мастер класслар уздыралар, лекцияләр укыйлар. Себернең башка өлкәләреннән дә кунаклар җыялар. Аннары Омскидан Равил “Татар чәе” проекты турында сөйләде. Алар бер ел эчендә сәүдә маркасы булдырып, коммерцияле проектны үстерә алганнар, Казанда да кибетләре бар. Алар үсемлек чәйләре саталар.

“Тарих белән кызыксыну бар”

- Себердә Ермакка һәйкәл урнаштыру зур гауга куптарган иде, бу хакта сүз бардымы?

- Яшьләрдән тарихны белмиләр дип зарланалар, әмма килешмим, тарихны белергә омтылалар. Ермакка һәйкәл урнаштыруга каршы сөйләшүләр барды. Томск шәһәреннән килгән татар яшьләре белән татар бистәсе турында сөйләшү алып бардык. Анда бу бистәне бетереп баралар. Берничә йорт сүтелгән, яндырылган. Алар урынына зур катлы йортлар төзелгән. Яшьләр белән татар бистәсен саклап калу юллары турында сөйләштек. Без берничә адым билгеләдек – кешеләргә татар бистәсе тарихын сөйләргә, Татарстан, Томск медиаресурслары аркылы бу бистә язмышы турында язарга, җитәкчелеккә хатлар юлларга кирәк. Татарстан тарафыннан ярдәм булса иде. Мин яшьләргә бистәдә “Печән базары” формасында берәр чара уздырырга тәкъдим иттем.

Барнаулдан Артем Алтай татарлары буенча зур хезмәт язырга планлаштыра. Бәлки безнең тарих институты белән элемтәгә кереп, алар белән бергәлектә бу эшне алып барып булыр.

- Себер татарлары белән сөйләшкәндә, Татарстан белән элемтәләрнең ныклы булмавы хакында еш әйтәләр. Сезнең элемтәләр ни дәрәҗәдә?

- Мин элемтәләр бар дип саныйм. Дөрес, ниндидер ваграк чараларга йөри алмыйбыз – ара ераклыгы да, финанс мәсьәләләре дә бар. Әмма без даими аралашабыз.

“Тел юк дәрәҗәсендә”

- Оештыручылар әңгәмә вакытында төп проблема дип яшьләрнең телне белмәүләрен әйттеләр. Бу проблема ни дәрәҗәдә актуаль?

- Тел юк дәрәҗәсендә. Яшьләрнең 90 проценты телне белми. Яртысы аңлый. Калганнары белми. Каян белсеннәр инде алар? Кемнең авыл белән элемтәсе бар алар әле белә. Кемнәр рус шәһәрендә туган, аларда тел юк. Тагын кемнәр үзлегеннән махсус өйрәнгән, шулар белә.

Без бу хакта да сөйләштек. Без берничә ел элек шундый проект тәкъдим иткән идек - татар авылларына барып тел практикасын алу. Ничә еллар бу турыда форумда сөйләштек, әмма берсе дә моңа алынмады. Монда да шул идеяне искә төшердек – мәсәлән, Новосибирскида яшәүчеләргә якындагы авылларга барып, татар телен өйрәнә алырлар иде. Бу уй-хыялны яшьләргә тәкъдим итәбез. Хәзер инде моны эшләп карау кирәклеге урыннарда да яңгырый башлады. Яшьләр үзләре килеп, моны ничек эшләргә була дип сорыйлар. Безгә ничектер аның методикасын формалаштырырга кирәк.

Аларда телне өйрәнергә теләк бар. Менә безнең бит “Ана теле” системасы бар, анда кайберәүләр татар телен өйрәнер өчен хәтта берничә ел чиратта тора. Чөнки урыннар чикле. Алар форумда да “Ана теле”нең мөмкинлекләрен, кулланучыларын арттыруны сорадылар. Кешеләр хәтта акча да түләргә әзер. Миңа калса, бу әзер базар, әмма “Ана теленә” конкурент коммерцияле проектлар нигәдер тумады. Сыйфат та яхшырыр иде. Альтернатив музыка телгә мәхәббәт уята алыр иде

- Телне саклау максатыннан нинди чаралар тәкъдим иттегез?

- Яшьләрдә татар альтернатив музыкасына кызыксыну бар. Безнең альтернатив җырчылар район үзәкләре буенча сәяхәт уздыра. Безнең шушы идеяне себердә кулланып карау фикере бар иде. Себер татарлары да шундый маршрут ачсагыз, кызык булыр иде диделәр. Хәзерге замана музыкасы аркылы татар мәдәниятенә мәхәббәт уятып була дип уйлыйм. Татар тематикасына эшләнгән чараларның формалары фольклор эшендә тукталып кала. Татар киемнәре, җырлар, бәйгеләр. Болар да кирәк, әмма татар мәдәнияте үссен өчен хәзерге заман форматларын кулланырга кирәк. Безнең девиз да шундый – “Татарчаны актуальләштерәбез, актуальне татарчалаштырабыз”. Фольклор ул әйбәт, әмма ул эшчәнлекнең 90 проценты булырга тиеш түгел.

Альтернатив башкаручылар сәяхәте татар яшьләрен үзенә тартыр иде. Бәлки, себердә шундый татар төркемнәре барлыкка килер иде. Новосибирск, Томск заманча зур шәһәрләр, акча да бар, рус телле үзенчәлекле мәдәният. Шул мәдәнияткә ярашлы татар телле заманча проектлар булса, яшьләр телгә тартылыр иде.

Аннары мин төп проблеманың берсе дип Төбәк һәм азчылык телләре турындагы Европа Хартиясенең Дәүләт Думасы тарафыннан ратификацияләмәве дип уйлыйм. Татарстан өчен бу документ, бәлки, ул дәрәҗәдә кирәк тә түгелдер, әмма башка төбәкләр өчен бу документ бик мөһим. Ул кабул ителсә, җирле хакимият татар мәктәпләрен, югары уку йортларын ачарга, азчылык милләтләрнең телләрен үстерергә тиеш булачак. Европадагы бу уңышлы тәҗрибә, кызганыч, Россиядә кабул ителмәде. Ул канун Себердә дә бик булышыр иде. Бәлки, безнең яңа сайланган депутатлар бу эшкә алыныр?

Әле Себердә тулы канлы, берничә көнлек “Акыл фабрикасын” уздыру идесе планнарыбызда бар. Күптән түгел генә Бөтендөнья татар яшьләре форумы төбәкләрдә “Акыл фабрикасын” алып бару буенча грантка аерым заявка бирде. Нәтиҗәләрен көтеп калабыз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев