Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Новосибирск сәхнәсендә Г.Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча театраль өзек тәкъдим ителгән

18 мартта Новосибирскның «Иске йорт» сәхнәсендә «Актуаль театр» марафоны кысаларында Гузәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча театраль өзек тәкъдим ителде. Бу хакта роман авторы социаль челтәрдә хәбәр итә. «"Зөләйха" буенча театраль эскиз Новосибирскта күрсәтелде. Романның сәхнә версиясен куючы Ярослав Пулинович. Режиссер – Тәлгать Баталов. Оештыручылар видео булачак дип ышандыра. Алгач та, сезнең белән бүлешәчәкмен. Фотосурәтләр дә көтәм», – дип язган Гузәл Яхина Facebookта. «Тайга.Инфо» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Актуаль театр» марафоны "Иске йорт"ка Новосибирскта моңа кадәр эшләмәгән режиссерларны үзенә җыйган. «Проектның асылы: "Иске йорт" Россиянең өч танылган режиссерын үзенчәлекле театр фестивале уздырырга чакырган. Бер атна эчендә режиссер һәм актерлар замана әдәбияты буенча 3 театраль эскиз тудыра», – дип хәбәр ителгән иде театр сайтында. Спектакльләр театр сәхнәсендә бер көндә күрсәтелгән. Һәр спектакльдән соң актерлар һәм театрның профессиональ тәнкыйтьчеләре белән ачык фикер алышу оештырылган. Беренче булып Дмитрий Акриш куелышында Анна Артемьева һәм Елена Рачева әсәре буенча «58-я. Неизъятое» эскизы сәхнәләштерелгән. "Неизъятое" – сөргенгә куылучылар тарихы.  Авторлар - «Новая газета» журналистлары бу хикәяләрне җыйганда геройларга 80-100 яшь булган. Икенче эскиз - «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча үзбәк һәм Россия режиссеры Тәлгать Баталов хезмәте. Режиссер 2009 елдан башлап Мәскәүдәге Театр.doc. белән даими хезмәттәшлек итә. Мәскәүдә «Үзбәк» моноспектакле белән танылу алды (Йозефа Бойс исемендәге театр). Санкт-Петербург, Ярославль, Ташкент, Красноярск, Новокузнецк театраль лабораторияләрендә катнашкан. Үзе Мәскәүдә яши һәм эшли. Өченче эскиз Анна Старобинецның «Икарова железа» җыентыгыннан «Паразит»/"Злачные пажити" фантастик әсәре. Аны сәхнәгә куючы режиссер һәм актриса Юлия Ауг «Небесные жены луговых мари», «Интимные места», «Ученик», «Екатерина» сериалында уйнаучы буларак тамашачыга таныш. Проектның җитәкеләре – театр белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр Павел Руднев һәм Оксана Ефременко.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев