Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Новосибирск каласында "Татар егете-2017" бәйгесе узган (фото)

Узган шимбәдә Новосибирскта “Татар егете-2017” бәйгесенең җиңүчесе ачыкланган. Быел әлеге исемгә Марат Хәсәнов лаек булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы җитәкчесе Руслан Мөхәмәтҗанов хәбәр итте. “Татар-егете” бәйгесе бездә 2000 еллар башыннан бирле үткәрелә. Катнашучылар саны төрле елларда — төрлечә. Быел бәйгедә 3 егет көч сынашты. Алар 4 этапта үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Егетләрнең спорт ягыннан әзерлекләрен, акыл һәм белемнәрен, иҗади сәләтләрен тикшердек. Җиңүчеләргә Мәдәният министрлыгы һәм иганәчеләр ярдәмендә алынган көнкүреш техника кирәк-яраклары бүләк итеп бирелде”, - диде Руслан Мөхәмәтҗанов. Аның сүзләренчә, “Татар егете”ндә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган егетләр катнаша ала. Быелгы җиңүчегә 25 яшь. Ул спорт белән шөгыльләнергә ярата, үзешчән сәнгатьне үз итә. Бәйгедә дә жюрины матур җырлавы белән җәлеп иткән. “Бәйгедә күп сынаулар татар телен, тарихын, мәдәниятен белүгә багышланган. Яшьләр телне белә, әмма бу өлкәдә әле эшлисе бар. Күпләр ана телен онытып бара”, - ди яшьләр клубы җитәкчесе. Сүз уңаеннан, быел “Татар кызы-2017” бәйгесе 18 март көнне Новосибирск өлкәсе Куйбышев каласында үтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев