Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нобель премиясе тормышымны үзгәртте" - танылган төрек язучысы Орхан Памук (әңгәмә)

Нобель премиясе лауреаты һәм дөньякүләм танылган төрек язучысы Орхан Памук күптән түгел Россиядә булып китте. Мәскәүдә аңа "Ясная Поляна" әдәби премиясен тапшырдылар, һәм ул тамашачыга үзенең “Сафлык музее” романы буенча төшерелгән “Хатирәләр сафлыгы” ("Невинность воспоминаний") фильмын тәкъдим итте.
Орхан Памук – Казанда да билгеле шәхес. 2014 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры аның “Минем исемем Кызыл” әсәрен сәхнәләштергән иде. Укучыларыбызга Орхан Памукның "ТАСС" Мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсын тәкъдим итәбез. Әлеге интервьюда Памук үзенең күңелендәге язучы һәм рәссам көрәше, рус һәм төрек әдәбиятының аермасы турында сөйләде. — Сез сәяхәтләрегездә фотосурәткә төшерергә яратасыз. Бу юлы ничә сурәт ясадыгыз? — Әйе, мин күп төшерәм. Беренче чиратта, күргәннәремне истә калдыру өчен. Менә Булгаков музееннан сурәтләр, менә машинадан Мәскәү күренешләре. Мин визуал. Сурәт аша барсын да кабул итәм, матур пейзаж, картиналар карарга һәм үзем дә төшерергә яратам. — Сез үзегез язучы,  ләкин барысын да сурәт аша кабул итәм, дисез. —  Монда мин каршылык күрмим. Мин “Сафлык музее” әсәрен яздым һәм Истанбулда чын сафлык музее ачтым. Шул вакытта минем тәнкыйтьчеләрем: “Син әдәбиятка ышанмыйсыңмы? Үзеңнең романыңны музей аша сурәтлисең килдеме?” - диделәр. Ә бу алай түгел. Әгәр сез минем музейда булсагыз, күрер идегез: анда романга иллюстрацияләр юк. Ә бары тик 40 ел элек булган көнкүреш әсбаплары һәм Истанбулның шул еллардагы тормышы тәкъдим ителгән. 7 яшьтән 22 яшькә кадәр мин язучы түгел, ә рәссам булырга теләдем. Соңыннан әдәбиятны сайладым, һәм үземдә рәссамны юк итәргә уйладым. Моңа ирештем дип уйлаган идем. Әмма хәзер миндә рәссам баш күтәрә, сурәтләр таләп итә. Мин фотосурәткә төшерәм, бераз рәсем ясыйм. Бу мизгелләрдә үземне чып-чынлап бәхетле саныйм. — Сезнең өчен төсләр мөһим кебек. Китапларыгызның исемнәре дә шул хакта сөйли: “Кара китап”, "Ак кирмән", "Минем исемем Кызыл". — Әйе, минем өчен төсләр мөһим. Һәм, гомумән, ислам мәдәниятында төсләр белән бәйле символлар күп. Ләкин мин аны кулланмыйм. Минем өчен язып булмаганны төсләр белән җиткерү мөһим. Мәсәлән, тактиль хисләр, тәэсирләр, исләр, кагылу, җил, салкын. Геройларымның тәэсирләре мөһим булганга күрә, мин төсләрне еш кулланам. Толстой, Пруст, Набоков та шулай иҗат иткән. — Сезнең фамилия дә берникадәр дәрәҗәдә төс белән бәйле. — Әйе, Памук — мамык дигәнне аңлата. Бу аклык һәм чисталык метафорасы. Авылда минем бабайны ак тәнле булган өчен Мамык дип йөрткәннәр. — Быел Нобель премиясен музыкант Боб Дилан алды. Сезнең бу карарга мөнәсәбәтегез ничек?   — Мин ул көнне хәтерлим. Нью-Йоркның Колумбия университетында дәрес биргән чагым. Минем күңелем кайтты. Бүләккә лаеклы яхшы Америка язучылары бар. Ә премияне музыкантка биргәннәр. Нәрсә әйтим, Боб Дилан – танылган кеше, шигырь һәм җырлар яза. Ләкин ул әдәби сәләте белән генә танылмаган. Ул көнне бик күп язучыларның хәтере калгандыр. Ә аңа кадәр премияне журналистка (Светлана Алексиевич — "ТАСС" искәрмәсе.) бирделәр. Әлбәттә, жюриның бәхәсле карарларны чишәргә хокукы бар. Ләкин премияне әдәбият аша танылу алганнарга бирсеннәр иде. — Сез башка Нобель премиясе лауреатлары белән аралашасызмы? — Россиядә төп әдәби премия ничек атала? “Зур китап”? Аның лауреатлары аралашамы? Нобель премиясе алу башка лауреатларның дусларына әверелү дигән сүз түгел. Мин ул премия турында күп сөйләргә теләмим. Әйе, ул минем тормышны үзгәртте, бәхетле итте, мин жюриларга рәхмәтлемен, премия дәвам ителергә тиеш, әмма шулай ук мин быелгы нәтиҗәләрне дә тәнкыйтьләп чыгам. — Төркиядә сезнең өчен иң мөһим әйбер -  төрек теле дип әйткән идегез, кайчандыр. Язучы буларак төрек телендә иҗат итү нәрсә ул? — Төрек телендә фигыль һәрвакыт җөмлә ахырында куела. Минем тәрҗемәчеләрем озын җөмләләрдә фигыльләрне көтә. Төрекчә: "Я в школу иду". Русча: "Я иду в школу". Тагын төрек телендә кушымчалар кулланырга яратабыз. Алар ярдәмендә яңа сүзләр төзелә. Һәм тагын, төрек телен тәрҗемә итәргә бик авыр. Укытырга да. Ләкин мин шул тел белән туганмын, ул минем җаным, каным. Төшләр дә миңа төрекчә керә. Америкада да. Мин үз газиз телемдә иҗат итәм.  — Ә сез романнарыгызның инглиз телендәге тәрҗемәсен укып нинди хисләр кичерәсез? — Яхшы сорау. Беренче вакытта һәрчак күңелем төшә иде - бу инде минем әсәр түгел. Аннан соң ияләндем. Мин гыйбарәләрдә эчке рифма кулланырга яратам. Бу тәрҗемәдә югала. Бервакыт француз журналисты Владимир Набоковтан тәрҗемәләрен тикшерүе белән кызыксынган булган. “Мин француз, алман, итальян телендәге тәрҗемәләрне тикшерәм. Ләкин төрек телендәгесен бер Аллаһ кына белә”, - дип җавап кайтарган ул. Бу сүзләрдән соң мин үземне артта калган итеп хис иттем. — Сез Истанбулда ачылган Сафлык музее турында әйттегез, ул сезнең роман буенча ачылган. Бу тәҗрибәдән канәгать калдыгызмы? — Бик канәгатьмен. Ул минем күп вакытны алды, ләкин мин үкенмим. Әлек рәссам буласым килгән иде. Һәм менә шушы рәссам миндә заманча сәнгать һәм әдәбиятны берләштерде. Мин башта музей ачарга, аннан соң кыскача белешмә китап бастырырга уйлаган идем. Үзегез беләсез, музей акрын оеша, акчаны озак җыярга кирәк, нәтиҗәдә мин традицион форматлы роман яздым. Берничә елдан музей ачтым. Тәҗрибәмнән дә канәгатьмен. Үзегез аңлыйсыздыр, сәясәт һәм туктаусыз терактлар аркасында чит илдән туристлар килми диярлек. Ләкин музей яши һәм эшли. Анда булучыларның күбесе романны укымаган, ләкин музейда булу өчен аны уку мәҗбүри түгел. Бары тик экспозияцияләр белән ләззәтләнергә мөмкин. — Сез үз музеегызда еш буласызмы? —  Гогольнең ревизоры кебек яшертен генә киләм. Ләкин бу хакта әйдә сөйләмик.
Константин МИЛЬЧИН, tass.ru
Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев