Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нияз Игъламов: "Һөнәр" театр фестиваленең уникальлеге – аның чикләре булмауда

“Һөнәр” IX Бөтенроссия яшь татар режиссура театр фестивале программасында быел 15 спектакль бар. Алар арасына дәүләт театрлары спектакльләре дә, эксперименталь әсәрләр дә кергән. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә оештыручылар фестивальнең үзенчәлекләре һәм яңалыгы турында сөйләде. Матбугат чарасында Камал театрының һәм фестивальнең директоры Илфир Якупов; Камал театрының әдәби бүлек мөдире һәм фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов; фестиваль үтәчәк мәйданнарның берсе булган “Угол” иҗат лабораториясе директоры Инна Яркова катнашты. “Фестивальдә 11 яшь режиссер катнаша. Алар куйган 15 спектакль җиде театр мәйданында күрсәтәләчәк. Без үткән елдан башлап яшь режиссерларга дәрес бирергә тәҗрибәле режиссерларны, сценографларны чакырабыз. Шуңа күрә спектакльләр күрсәтелү белән бергә укулар да үткәреләчәк, – диде Илфир Якупов. – Дәресләрдә спектакльләре күрсәтелә торган 11 режиссер гына түгел, ә спектакльләре программага кертелмәгән режиссерлар да катнаша. Алар алты регионнан килә. Фестиваль киңәя, кызыксыну бар”. “Фестивальнең уникальлеге аның чикләре булмауда. Бердәнбер чик – яшь чиге – режиссерларның яше 35тән артмаска һәм диплом алганнан соң биш елдан артык булмаска тиеш. Бу нигезләмәдә билгеләнгән шартлар. Программада – “Гроза” кебек рус классикасы да, “Миркәй белән Айсылу” кебек татар классикасы да, “Концлагерьчылар” кебек заманча драматургия дә, курчак спектакле дә... Безнең өчен жанр төрлелеген саклау һәм перифериядә барган театраль тормышны яктырту”, – дип дәвам итте Нияз Игъламов. Программада – Камал, Буа, Минзәлә, Чаллы, Яшь тамашачы дәүләт театрлары катнаша. Камал театры Илгиз Зәйниевнең “Миркәй белән Айсылу” һәм “Агыла да болыт агыла” спектакльләрен, Буа театры Зиннур Сөләймановның “Дурак уены” һәм Тимур Куловның “Концлагерьчылар”, Минзәлә театры Зиннур Сөләймановның “Яшелле яңгыр”ын, ТЮЗ Илгиз Зәйниевнең “Господин Ибрагим”ын, Чаллы театры Илсур Казакбаевның “Яратылмый калган ярлар”ын тәкъдим итә. “Независимое содружество актеров”, “Хочутудагде” бэби-театры, “Творческая среда” Мәдәни инициативалар фондының Визауаль театр лабораториясе чыгарган эксперименталь спектакльләр дә бар. “Угол” иҗади лабораториясе өч спектаклен тәкъдим итә. Шуның берсе – Нияз Игъламов авторлыгында “Шаһитлар” документаль спектакле. Фестиваль 9-14 декабрь көннәрендә Казанда үтә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Камал театры. Бюджеты – 800 000 сум. Аның бер өлеше педагогларның гонорары өчен тотыла. Приз фонды юк һәм оештыручылар призлар булмауны дөресрәк дип саныйлар.

 «Татар-информ»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев