Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нияз Халитов - күренекле татар галимнәренең берсе" - Радик Салихов

Нияз Халит мөселман дини йортлары архитектура тарихының уникаль белгече булды дияргә була. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Радик Салихов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. “Ул бик талантлы, мәчетләр архитектурасының бик яхшы белгече иде”, - дип, Радик Салихов аның китаплар авторы булуын билгеләп узды. “Аны мөселман дини йортлары, татар архитектурасы тарихының уникаль белгече булды дияргә була. 80 нче елларда Казан шәһәрендә татар агач һәйкәлләренә, Татар бистәсенә багышланган китабы белән танылды. Ул һәр йортка шәхсән үзе барып, архитектура үзенчәлекләрен өйрәнеп йөрде. 80 нче еллар азагында күп белгечләр, шул исәптән минем өчен дә үзенә күрә бер дәреслек булган монография авторы булды. Казан архитектурасы өлкәсендә әллә ни белүчеләр юк иде. Ул шулай ук 19 нчы гасыр ахыры – 20 нче гасыр башында Казанда йортларны, болдырларны, коймаларны бизәүдә төрле артефактларга багышланган хезмәтнең автордашы булды. Бу китапны әлегәчә вуз мөгаллимнәре, экскурсоводлар үз эшендә файдалана. Нияз Халитов үз халкының патриоты дияргә була. Аны барлык өлкәләр кызыксындыра иде, архитектура гына түгел, мәдәният, иҗтимагый эшчәнлек белән дә кызыксына иде”, - дип сөйләде Радик Салихов. нияз Әңгәмәдәш галимнең Казан Кремлен ЮНЕСКО исемлегенә кертүдәге өлешен дә билгеләп үтте һәм аның озак еллар “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директорының фән буенча урынбасары булып эшләгәнен әйтте. “Нияз Халитов Казан Кремлен реконструкция һәм реставрацияләү концепциясенә саллы өлеш кертте. Без һәм туристлар хәзер шул Казан Кремле ансамбле белән сокланып йөрибез. Казан Кремлен ЮНЕСКОның матди мирасы исемлегенә кертү инициативасы чыккач, аның тәкъдимнәренең берсе шул булды: Казан Кремле корылмаларына Урта гасыр татар ныгытмалары планировкасы хас булырга тиеш, әнә шул фикерне алга сөрде”, - диде Радик Салихов. “Мин аны бүгенге дөньяның күренекле татар галимнәренең берсе дип саныйм. Аның гомере өзелү – безнең фән һәм җәмәгатьчелек өчен зур югалту”, - дип белдерде Радик Салихов. Әңгәмәдәш соңгы аралашуларының яз көне булганын әйтте. “Бездә соңгы берничә ел эшләмәде, шуңа соңгы вакытта тыгыз аралашмадык. Шулай да, Тукай дәүләт премиясенә дәгъва кылганда, аны тәкъдим итүдә булышкан идек”, - диде.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев