Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нишләп без үзебезне харап иттек?" - Әзһәр Шакиров

1552 нче елда Иван Грозный Казанны яулап алган заманда бердәмлек җитеп бетмәгәндер – Камал театры артисты Әзһәр Шакиров шулай дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Камал театры каршында үткәрелгән Хәтер көне чарасында сөйләде.

“Матәм чарасына бик күп еллар буе чыгам, тик бик авыр кичерәм, авыр кабул итәм. Мин хәзер уйланам: әгәр бу милләт шул вакытта җиңелмәгән булса, бу халык ничек үскән булыр иде, нинди югарылыкка ирешкән булыр иде микән дип уйлап куям”, - ди Әзһәр Шакиров.

Әңгәмәдәш фикеренчә, 1552 нче елда җиңелүгә бердәмлек җитеп бетмәү сәбәп булгандыр. “Казан ханнары халык тарафыннан сайланып куелмаган. Алар читтән билгеләнә, Кырым ханлыгыннан киләләр, иң соңгысы Сөембикә – Нугай ханлыгының кызы. Халык тарафыннан сайланмагач, 100 меңләгән татар ханнарның кадерен белмәгән. Ник дигәндә, алар бәйләнмәгән булган.

Иван Грозный басып кергәч, Казанны 25 мең гаскәр саклый. Ә Грозный белән 150 меңгә якын кеше килгән дип язалар. Безнең якын тирәдәге авыллар берсе дә ярдәмгә килмәгән бит. Ә менә җиңелгәннән соң алар 6-7 ел сугышалар. Әгәр дә шул вакытта Казанны саклыйк дип 100 меңләгән татар күтәрелеп килсә, бөтенләй башкача булыр иде. Бу урталык булмаган, ниндидер зур максат куелмаган дигән сүз, халыкка аңлатылмаган.

Ләкин халык Грозный басып алганнан соң, баш күтәрәләр. Мин "Татарның акылы төштән соң" дигән мәкальне шуннан калгандыр дим. “Нишләп без үзебезне харап иттек” дип, шушы фикер күз яшьләре белән шул заманда тугандыр”, - дип саный Әзһәр Шакиров.

Артист мәрхүмнәрне искә алу милләтнең мәңгелек бурычы булуын билгеләп узды. “Анда һәлак булган кешеләр дәүләт өчен үзләрен үзләре корбан иткән. Дәүләтеңне саклап калу өчен үзеңне корбан итүдән дә зуррак бөеклек юк”, - ди ул.

Әзһәр Шакиров “бөтенләй беттек” дигән фикер белән килешмәвен әйтте. “Дөрес түгел ул. Алдыбызда ниндидер омтылыш булмаса, ничек яшисең. Безнең милләткә пессимизм, мескенлек хас булырга тиеш түгел Казан үзгәрде. Районнар бөтенләй матурайды, чистарды. Моны күрмәү мөмкин түгел. Хәзер Россиядә, чит илләрдәге татарларны берләштерү төп максат булырга тиеш. Татарстанда гына без аз. Читтәге татарлар безнең дәүләтебез Татарстан булуын аңларга тиеш”, - диде ул.

Әзһәр Шакиров: “Мәрхүмнәрне искә алуны беркем дә тыя алмый, аны сәясәткә бәйләү яхшы әйбер түгел”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев