"Ниндидер урта төрки тел булу мөмкин түгел" - Дмитрий Насилов

Барлык төрки халыклар өчен ниндидер гомумтөрки тел булуы мөмкин түгел. М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институты Төрки филология кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы – профессор Дмитрий Насилов шулай дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде. Искәртеп үтик, социаль челтәрләрдә барлык төрки халыклар өчен дә уртак тел булдыру турында фикер алышу бара. Татар теле тавыш бирүчеләр саны буенча 6нчы урында. “Тел ул җәмгыятьтә конкрет бер этнос даирәсендә барлыкка килә. Башта ул кешеләрнең үзара аралашу теле буларак үсеш ала, аннары гына милләтара аралашу теленә әйләнергә мөмкин. Тел ул - табигый күренеш. Татар, башкорт һәм башка телләр бик күп гасырлар элек барлыкка килгән, башта сөйләм формасында башланган, аннары мөстәкыйль үсеш алган. Борынгы татардан заманча татар теленә, борынгы төрек теленнән заманча төрекчәгә әверелгән. Урта төрки тел – ясалма тел ул. Ә теләсә нинди ясалма тел – ярым тере булмаса, ярым үле тел инде ул”, – дип белдерде Дмитрий Насилов. Профессор телнең һәр халыкка үзенә кызык булган әйберләр турында аралашу өчен кирәк булуын билгеләп узды. "Тайгада яшәүчеләр ау, боланнар турында сөйләшсә, далаларда яшәүче казахларның аралашу тирәлеге бөтенләй башка. Казахларны ничек тайга лексикасына, ә якутларны ничек казах лексикасына өйрәтеп булсын инде", – ди ул. Дмитрий Насилов фикеренчә, һинд-европа телләр төркемендә андый уртак эсперанто телен булдырып карау тәҗрибәсе бар, әмма ул беркайчан табигый аралашу теле булмаячак. Урта төрки тел дә уен формасында гына булачак, дип саный ул. “Төрле шартларда яшәүчеләр беркайчан ниндидер уйлап чыгарылган ясалма телдә сөйләшә алмый, чөнки һәр халык төрле шартларда яши. Төрекләр һәм татарларның ризыклары, традицияләре, гореф-гадәтләре дә төрле. Татар һәм төрек ризыгын бер сүз белән генә әйтеп буламы? Бу мөмкин түгел. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре бар. Татар үзенчәлеген аерып, казахларга тагып булмый. Аш-су, хисне белдерүдә һәр халыкның үз үзенчәлеге бар”, – ди ул. Шул рәвешле, профессор барлык төрки халыкларга якын булган тел юк дип саный. “Кыпчакларга - татар теле, огузларга - азәрбайҗан, төрек теле, үзбәкләргә үзбәк теле аңлаешлы. Ниндидер урта төрки тел булу мөмкин түгел”, – ди әңгәмәдәш. Дмитрий Насилов бу мәсьәлә буенча фикер алышулар, ниндидер тәҗрибәләр үткәрү күбрәк пиар максатыннан, дигән фикердә. “Социаль челтәрләрдә мондый сораштыруларның файдасы юк, бу халыкның аңын бутау, игътибарын читкә юнәлтү өчен генә. Тел үзеннән-үзе барлыкка килә, халык аралашу телен үзе сайлый. Осман империясе вакытында - төрек теле, Советлар союзы чорында рус теле милләтара аралашу теле булган. Хәзер дөнья масштабында инглиз теле үсеш ала. Телләр күп булу, киресенчә, бик яхшы ул, уртак тел тарих, мәдәният аша гына билгеләнергә мөмкин, ә берничек тә галимнәр тарафыннан түгел. Рус, инглиз телләрен беркем дә сайламаган бит, вазгыять шулай китереп чыгарган. Кешенең җәмгыять тормышына тәэсир итәргә тырышуы, кагыйдә буларак, һәрвакыт начар тәмамлана”, – дип тәмамлады фикерен Дмитрий Насилов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: