"Ниһаять, татарларның чын хакыйкый тарихын яза алдык" - Рафаил Хәкимов

Ниһаять, татарларның чын хакыйкый тарихын яза алдык, хәзер аны укучыларга җиткерергә кирәк – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов бүген тарих укытучыларына шулай дип мөрәҗәгать итте. Искәртеп үтик, Татарстанның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Тарихи-мәдәни стандарт контекстында "Тарих" предметының этномәдәни һәм төбәк өлеше" темасына республика фәнни-гамәли конференциясенә җыелды. Рафаил Хәкимов укытучыларга, күп кенә илләрдән 200ләп галим катнашында татарлар тарихы буенча 7 томлык хезмәт язганын искәртте. “Бу саллы фундаменталь хезмәт, һәр халыкта да мондый хезмәтләр юк әле. Кызганыч, социология безнең яшьләрнең ил, республика, үз шәһәре тарихын бик начар белүен күрсәтә. Шуңа күрә сезгә өмет зур. Бу хезмәт, укучылар республика белән горурлана алсын, биредә эшләргә теләге булсын өчен дә бик әһәмиятле. Бу нисбәттән сез зур роль уйныйсыз”, - дип мөрәҗәгать итте институт директоры. Картинки по запросу site:tatar-inform.ru Рафаэль Хакимов Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да тарихта төрлечә күзаллаулар булмасын, һәркем бертөрле итеп белсен дигән теләктә булуын, хезмәтне гадирәк итеп язарга дигән үтенеч җиткерүен әйтте. “Дәреслекләр генә дип карарга ярамый, нәкъ менә дәреслектән укып өйрәнгәне кеше хәтерендә мәңгелеккә кала, ә калган мәгълүматны кемдер өстәмә өйрәнә, ә кемдер юк. Сез галимнәр тырышлыгы нәтиҗәсендә туган хезмәтне укучыларга җиткерерсез дип өметләнәм”, - дип белдерде Рафаил Хәкимов. Хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х. Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов, конференциянең, мәгариф үсешенең бүгенге шартларында Татарстан халкы тарихы турында мәгълүматны уку процессына кертү турында сөйләшү өчен оештырылганын әйтте. Татарстанның һәр районыннан тарих укытучылары җыелганын билгеләп үтеп, ул журналистларга төп максат тарихчылар, укытучылар, методистлар белән бергәләп, яңа стандартлар нигезендә язылган дәреслекләр белән ничек эшләргә тиешлекне сөйләшү, укытучыларның үзара тәҗрибә уртаклашу булуын билгеләп узды. Марат Гыйбатдинов конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, 5-6 сыйныфлар өчен әзерләнгән “Борынгы заманнардан XVI гасыр ахырына кадәр Татарстан һәм татар халкы тарихы” дәреслеге һәм 1-2 сыйныфлар өчен “Татарстан мирасы” махсус кулланмасының республиканың барлык мәктәпләренә өләшенгәнен искәртте. “Без бу дәреслекләр файдага булыр дип ышанабыз, без аларның моңарчы файдаланышта булган дәреслекләрдән аерылып торуына омтылдык. Татар балалар нәшрияты белән берлектә, балаларга аңлау өчен кызыграк, җиңелрәк дәреслек әзерли алдык. Без үзебезне укучы урынына куеп карадык, барлык рәсемнәр дә рәссамнар тарафыннан укучының кабул итү мөмкинлекләреннән чыгып ясалды”, - ди ул. Дискуссия на тему "Что чувствуют татарские школьники при изучении нашествия татаро-монгольского ига? Марат Гыйбатдинов фикеренчә, бүгенге көндә укытучының роле бик зур. Укучыга бу мәгълүмат барып җитүе укытучыдан тора, ди ул. “Безнең бурыч – сезнең өчен шартлар тудыру, мәгълүмат туплау. Кәгазь вариантын да, электрон нөсхәсен дә, атласын, контур картасын да, методик кулланмасын да ясадык. Ә инде хәзер шул уңайлы кораллардан дөрес итеп файдалану, укучыга җиткерү сезгә бәйле”, - диде Марат Гыйбатдинов. Ул, шулай ук, дәреслек сыналганда, укытучылардан килгән бәяләмәләр, искәрмәләр дә бик файдага булуын, киләчәктә дә укытучыларның актив позициядә булып, үз карашларын, тәкъдимнәрен оялмыйча җиткерергә өндәде. “Татар балалар нәшрияты” башкарма директоры Алсу Мәрдәнова яңа буын дәреслекнең электрон кулланмасын тәкъдим итте. Ул Интернетта http://ebook.tatar сылтамасы аша кереп, укытучы һәм укучыларның татар, рус, инглиз телләрендә мәгълүмат белән таныша алуын әйтте. Биредә тарихның бронза гасырын чагылдырган фото, видеоларны күрергә була. Темалар исемлеге, белешмә материаллар да аермачык күренеп тора. "Русское слово" нәшриятының тарихи-җәмәгатьчел дисциплиналары үзәге редакторы Татьяна Григоренко "Тарих буенча заманча укыту-методик комплексларының концептуаль нигезе буларак тарихи-мәдәни стандарт” темасына чыгыш ясады. Ул тарихи-мәдәни стандарт буенча эшләнә торган дәреслекләрдә “Тарих шәхесләрдә” исемле махсус рубрика кертелүен, моның укучыларга портретлар буенча анализ ясарга өйрәтүен, дәреслек буенча эш дәфтәрләрендә дә шундый биремнәр булуын билгеләп узды. Моннан тыш, укучының укылган параграфны аңлавын күрсәтүче берничә төп сорау бирелә. Киләчәктә таяныч булырдай мәгълүмат махсус курсив шрифты белән аерыла. Шулай ук, дәреслекләрдә тарихи терминнар, тарихи чыганаклар, иллюстрацияләр белән эш кертелә. Мисал өчен, Татьяна Григоренко авторлары Е. Пчелов, П. Лукин булган “Борынгы чорлардан алып XVI гасыр башына кадәр Россия тарихы” 6 нчы сыйныфлар өчен тарих дәреслегенә узган елда төбәк компонентлы уку кулланмасы дөнья күргәнен әйтте. Татарстан Республикасы өчен эшләнгән бу кулланманың авторлары – В. Пискарев, Ф. Хуҗин. Анда кәгазь формасында да, электрон вариантта да версияләр, фикерләүләр, бәяләмәләр белән эш буенча махсус рубрика бар. Таблицалар, диаграммалар белән эш куелган. Тикшеренү һәм проект эшләре буенча төрле биремнәр кертелгән. Казанның Яңа-Савин районы 113 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Иванова Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнүдә дәрестән тыш эшчәнлек оештыру тәртибе белән таныштырды. Ирина Иванова мәктәпләренең Россия Федерациясе Герое Марат Әхмәтшин исемен йөртүен шәрехләп, аның белән бәйле материаллар өйрәнелүен белдерде. “Россиянең батыр уллары” мәктәп музей экспозициясендә экспонатлар турында ике телдә мәгълүмат бар”, - ди ул. Марат Гыйбатдинов Ирина Иванованың чыгышыннан соң, үз фикерен белдереп, аларның билгеле булмаган шәхесләрне ачарга тырышуларын мактап телгә алды. Аның фикеренчә, шул ук Муса Җәлил турында ишетелмәгән ниндидер мәгълүмат белән шаккатырып булмый, ә исеме танылмаган каһарманнарны тирәнрәк өйрәнү кызыграк та әле. Яшел Үзән районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наилә Вәлиуллина “Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен төрле технологияләрдә модельләштерү” темасына чыгыш ясады. Ул электрон вариантта модельләштерү укучылар өчен кызыклы дип саный. Пленар утырыштан соң, конференция "Россия тарихын өйрәнү үзенчәлекләре", "Тарих" предметын укытканда татар халкы тарихы", "Этномәдәни һәм төбәк тарихын өйрәнү контекстында фәнни-мәгълүмати киңлек" кебек секция утырышларында дәвам итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: