Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нигерия студенты Алию Хәлид: Татар телен өйрәндем — миңа Татарстанда татар теле кирәк

9 ноябрьдә Казанның Галиев мәчетендә Мөселман дискуссия клубының “Туган тел” темасына багышлап, чираттагы утырышы булды. Нигериядән Казанга укырга килгән студент Алию Хәлид “Татар-информ” хәбәрчесенә туган телләрне саклау мәсьәләсендә үз фикерләре белән уртаклашты. Аның фикеренчә, туган телдә аралашкан очракта гына, ана телен саклап калып булачак. “Безнең илдә дәүләт теле булып инглиз теле генә санала, шуңа мин "хауса" теленнән тыш аны да беләм. Татарстанга күченгәч, мин рус һәм татар телләрен өйрәндем. Мин КФУдагы татар теле курсларына йөрдем. Татарстанда миңа татар теле кирәк. Мәсәлән, автобуста барганда берәр кешегә ярдәм кирәк булганда татар телендә сөйләшә алам”, - дип сөйләде Алию Хәлид. “Мәктәпләрдә татар телен укыту, аны саклап калу дигән сүз түгел. Татар теле укытылып та, кеше аңарда аралашмаска мөмкин. Һичшиксез, мәктәпләрдә татар телен калдырырга кирәк, әмма татарлар үзләре дә ана телендә сөйләшергә кирәклеген аңларга тиеш. Әгәр дә балага бу телнең әһәмиятен, байлыгын күрсәтсәң, аның үзендә дә өйрәнергә теләк туачак. Мәсәлән, минем туган телемдә мәктәпләрдә физика, химия фәннәре дә укытылмый, әмма бүгенге көнгә кадәр минем тел белемем көчле. Бу - халыкның шушы телдә сөйләшү нәтиҗәсе. Бүгенге көндә 50 миллион кеше "хауса" телендә аралаша”, - диде Алию. Исегезгә төшерәбез, Казанның Галиев мәчетендә ике атнага бер Мөселман дискуссия клубы утырышлары була. 9 ноябрьдә “Туган тел” темасына багышланган әңгәмәгә Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм “Гыйлем” интернет проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхин чакырулы иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев